Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәмәширдә хоккей турниры үтте

Раниф Хәсәнҗанов истәлегенә хоккей турниры инде икенче тапкыр үтә. Узган ел ярышта барлыгы дүрт команда катнашкан булса, быел исә чакырылган командаларның саны икеләтә артты. Мәмәшир авылы боз мәйданчыгы үзенә Купка, Сәрдекбаш, Олыяз, Күкшел, Адай авылларыннан килгән яшьләрне җыйды. Уенны Күкшел һәм Купка командалары башлап җибәрде. Боз өстендә кызу көрәш барган...

Раниф Хәсәнҗанов истәлегенә хоккей турниры инде икенче тапкыр үтә. Узган ел ярышта барлыгы дүрт команда катнашкан булса, быел исә чакырылган командаларның саны икеләтә артты. Мәмәшир авылы боз мәйданчыгы үзенә Купка, Сәрдекбаш, Олыяз, Күкшел, Адай авылларыннан килгән яшьләрне җыйды. Уенны Күкшел һәм Купка командалары башлап җибәрде. Боз өстендә кызу көрәш барган вакытта исә, читтәрәк, зур казаннарда пылау әзерләнде, самавырларда чәй кайнатылды. Сәгать сигездә башланган уен кичке дүрткә кадәр дәвам итте. Уен нәтиҗәләре буенча Сәрдекбаш - беренче, Мәмәшир - икенче, Күкшел - өченче, Адай командалары дүртенче урыннарны яуладылар.

Уенчылар арасында иң яхшы һөҗүмче булып Сәрдекбаш егете Илшат Кадыйров, иң яхшы сакчы булып Мәмәширдән Раил Сәйфетдинов, иң яхшы капкачы булып Айрат Шаяхкәмовлар танылдылар. Ә иң яхшы уенчы исеменә Мәмәшир авылы егете Илназ Хәлиуллин лаек булды. Һәр авыл командасы да бик яхшы уен күрсәтте. Ничә көн буе әзерләнгән бәйрәм, чыннан да, нәкъ сабантуй кебек үтте.

ХӘСӘНҖАНОВЛАР гаиләсе

фото: http://fdn74.livejournal.com/131928.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk