Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Машинада наркотик матдә табылган

Наркотик һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнеше белән бәйле җинаять һәм хокук бозуларны ачыклау, аларны кисәтү максатында районда "Мәк" оператив-кисәтү операциясе бара. Операция кысаларында кыргый үскән дип саналган наркотиклы үсемлекләрне табып юк итү һәм республикага наркотиклар үтеп керү каналларын ябу бурычы куелган иде. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан оператив эш алып барыла. Агымдагы...

Наркотик һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнеше белән бәйле җинаять һәм хокук бозуларны ачыклау, аларны кисәтү максатында районда "Мәк" оператив-кисәтү операциясе бара. Операция кысаларында кыргый үскән дип саналган наркотиклы үсемлекләрне табып юк итү һәм республикага наркотиклар үтеп керү каналларын ябу бурычы куелган иде. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан оператив эш алып барыла. Агымдагы елның 5 июнендә поселокта яшәүче бер ир-атның табиб билгеләвеннән башка наркотик матдәләр кулланган булуы ачыкланды. 7 июньдә наркотик матдәләр саткан хатын-кыз тоткарланды. Тикшерү белешмәсеннән күренгәнчә, әлеге матдәнең тәмәке һәм 0,9 граммда гашиш кушылмасыннан торуы ачыкланган.

Ел дәвамында мәгариф учреждениеләрендә "Наркотикларсыз тормыш", "Наркоманиядән үз-үзеңне саклау", "Сез хәзер моны белергә тиеш" дигән темаларга ата-аналар җыелышлары, укучылар белән очрашулар узды. Аларда фельдшер, психолог, балигъ булмаганнар белән эшләү буенча бүлек инспекторлары, мәгариф хезмәткәрләре катнашып, начар гадәтләрнең бала организмына тискәре йогынты ясавын сөйләделәр, сәламәт тормыш рәвеше алып баруның мөһимлегенә басым ясадылар. Мәктәпләрдә "Ышаныч" почталары эшли, җәмәгать тәртибен саклау буенча да отрядлар төзелгән.

Бүгенге көндә Кукмара наркологында 29 кеше исәптә тора. Шуларның 20се бәйлелек билгеләре буенча, ә 9ы профилактик исәпкә куелган.

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре, наркотик кулланып, руль артына утырган транспорт йөртүчеләрне ачыклау максатында оператив-кисәтү чаралары уздырдылар. 20 апрельдә "ВАЗ-2114" автомобилендә хәрәкәт иткән ир-егетнең наркотик матдә кулланган булуы ачыкланды. Әлеге факт медицина тикшеренүе узганнан соң билгеле булды. Шулай ук 23 апрельдә "ВАЗ-2110" автомобиле шоферының да марихуана куллануы ачыкланды. 16 июньдә Кукмара-Мамадыш юлында "Лада-Приора" автомобиле салоныннан 9,57 грамм наркотик матдә салынган пакет табылды.

Мәк яки киндер үскән җирләр, наркотик, психотроп, көчле тәэсир итә торган агулы матдәләр тарату урыннары турында белүчеләрнең Россия эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең дежур частенә 02, 2-70-80, 2-65-06 номерларына шалтыратып хәбәр итүләрен сорыйбыз.

Рамил НУРГАЛИЕВ, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы

фото: http://www.open2000.com/news/194/1940685869.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X