Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Манзарас җирлегендә үзара салым акчасының 2 миллион 75 мең сумы – юллар өчен (фото)

Юллар проблемасы - халыкны борчыган иң авыр мәсьәләләрнең берсе. Шунлыктан районның күп кенә җирлекләре быел да үзара салым акчаларының бер өлешен нәкъ менә юлларны рәтләү өчен тотарга планлаштырды. Кайбер авылларда бу эш инде төгәлләнү алдында тора.

-Татарстанда үзара салым программасының уңышлы гына эшләп килүе, республика казнасыннан дүрт тапкыр арттырып бирелүче сумма җирлекләргә, чыннан да, зур ярдәм, - ди Манзарас авыл җирлеге башлыгы Рашидә Хәбибуллина. - Халыктан җыйналган үзара салым акчаларын һәр авылныкын үзенә - башлыча ут, су, юллар кебек көнүзәк проблемаларны хәл итүгә юнәлдерәбез. Киндеркүлдә - 474 мең 500, Кәчимирдә - 602 мең 500, Өлгедә - 500 мең, Манзараста 498 мең сум акча быел юлларны төзекләндерүгә тотылачак. Бүгенге көндә Киндеркүлнең Клубная урамында 130 метр арага вак таш җәелде. Якын арада авылның Клуб урамында да 230 мең сумлык ямау-төзекләндерү эшләре башкарачакбыз. Кәчимирнең Татарстан урамына өлешчә, Басыйр Таҗетдинов урамының мәчет алдына, әлеге урамдагы тыкрыкка, Өлгедә Салкын Чишмә урамы тыкрыгы, шулай ук Үзәк урамда 360 метр юлга, Манзараста мәдәният йорты яныннан башлап, Яшьләр урамына кадәр булган арага, Яшьләр урамыннан 9 Май урамына таба юлга таш түшәлде. Дүрт авылда да икенче кат вак таш җәеп, катоклыйсы гына калды. Әлеге эшләрнең барысын да Фирдәил Шәрипов җитәкчелегендәге "Чиста шәһәр" оешмасы хезмәткәрләре башкара. Кышка кадәр планда булган эшләрнең һәммәсен төгәлләргә ниятлибез. Юлларны ремонтлау алдагы елларда да дәвам итәчәк.

Республика программасы буенча быел Киндеркүл авылының Сабантуй урамына да юл салынган. Тигезләү, кырдыру, ком, таш җәюне Балтачтан килгән юл-төзелеш оешмасы хезмәткәрләре эшләгән. Әлеге юл 1 миллион 153 мең сумга төшкән.

Алсу СӘЛӘХЕТДИНОВА, Рашидә ХӘБИБУЛЛИНА фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев