Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ләйсән Мәхмүтова нинди ярышларга әзерләнә?

Танылган актриса, автор-башкаручы, "ЗөЛәйЛә" триосы җырчысы, кыскасы, киңкырлы талант иясе Ләйсән Мәхмүтова үзен спорт ярышларында сынап карарга булган. Казанда узачак Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты уңаеннан "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе артистлар арасында суда йөзү буенча ярышлар оештыра. Анда барлыгы 10-12 кеше катнашыр дип көтелә. Алар арасында Ләйсән Мәхмүтованы да күреп...

Танылган актриса, автор-башкаручы, "ЗөЛәйЛә" триосы җырчысы, кыскасы, киңкырлы талант иясе Ләйсән Мәхмүтова үзен спорт ярышларында сынап карарга булган.

Казанда узачак Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты уңаеннан "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе артистлар арасында суда йөзү буенча ярышлар оештыра. Анда барлыгы 10-12 кеше катнашыр дип көтелә. Алар арасында Ләйсән Мәхмүтованы да күреп булачак. Моннан тыш, "Зөләйлә" триосы чемпионатның үзендә дә катнашырга җыена.

- Иҗатка килгәндә, бер клип төшердек. Дөрес, без аны бөтен гаилә белән былтыр ук төшергән идек инде, һаман тамашачыга барып җитә алмый. Тиз арада чыгар, Алла бирса! Әле бит Сабан туйлары бара. Бөгелмәдә, Шәмәрдәндә булдык, Лениногорскига барырга җыенабыз. Аннары тагын бер шәһәр белән сөйләшүләр бара, өлгерсәк, анда да барырбыз. Ә инде Сабан туеннан соң яңа шаян клип төшерергә уйлап торам. Менә шушы мәшәкатьләр белән җәйге ялны уйлаган да юк әле, дөресен генә әйткәндә, - дип сөйләде Ләйсән Мәхмүтова Intertat.ru хәбәрчесенә.

источник: http://matbugat.ru/news/?id=11925

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев