Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ленар Яшен ни өчен йөргән кызы белән аерылган?

Яшь җырчы Ленар Яшен очрашып йөргән кызы белән аерылышкан. Бу күңелсез хәлдән соң, Ленар интернет челтәреннән сөйгән кызы белән бергә төшкән фотосурәтләрне дә алып куйган. Әле кайчан гына бәхетенә куанып йөргән җырчы егет яраткан кешесе белән ни сәбәпле аерылышкан икән? - Илүзә - Азнакай кызы. Аның белән радиода «Буйдак-шоу» тапшыруында...

Яшь җырчы Ленар Яшен очрашып йөргән кызы белән аерылышкан. Бу күңелсез хәлдән соң, Ленар интернет челтәреннән сөйгән кызы белән бергә төшкән фотосурәтләрне дә алып куйган. Әле кайчан гына бәхетенә куанып йөргән җырчы егет яраткан кешесе белән ни сәбәпле аерылышкан икән?

- Илүзә - Азнакай кызы. Аның белән радиода «Буйдак-шоу» тапшыруында танышкан идек. Беренче күрешүдә үк чәчәкләр бүләк иттем, очрашу романтик рухта узды. Ун ай очрашып йөрдек. Шушы вакыт эчендә матур мизгелләр дә, талашкан вакытлар да булды, чөнки интернетта иҗатыма гашыйк кызлар еш яза, аннан соң концертларда да килеп кочакларга мөмкиннәр. Ә андый чакта кешегә елмаерга кирәк. Илүзә артист кеше белән йөрүнең ни кадәр авыр булуын аңлады, ызгыш-талаштан да арыды, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Ленар Яшен.


Ленар үзе дә шәхси тормыш белән иҗатны бертигез алып бара алмавы хакында белдерде. Элек җырларын мәхәббәтенә багышлап язса, хәзер исә иҗатына гашыйк кызлар өчен язачак. Илүзә белән аерылышуына артык борчылмаска тырыша. Ә кызлар моңа шатланыр гына, чөнки Ленарга танышырга, очрашырга, аралашырга теләп язучылар бихисап икән.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk