Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмараның “Өй трикотажы” сәүдә ноктасында трикотаж киемнәргә төрлелек зур

-Мамык, киндердән тегелгән өс киемнәренә җитми инде. Җәен дә, кышын да рәхәтләнеп киясең: тирләтми, тән күзәнәкләре дә сулый, өстәвенә чыдамлы. Элегрәк мин трикотаж киемнәр генә ала идем, хәзер кайсы кибеткә керсәң да, бөтенесендә бертөсле әйбер, өстәвенә кием-салымнарның күбесе синтетик материалдан тегелгән, - дип шактый озак зарланды беркөнне бер күршебез. Әллә,...

-Мамык, киндердән тегелгән өс киемнәренә җитми инде. Җәен дә, кышын да рәхәтләнеп киясең: тирләтми, тән күзәнәкләре дә сулый, өстәвенә чыдамлы. Элегрәк мин трикотаж киемнәр генә ала идем, хәзер кайсы кибеткә керсәң да, бөтенесендә бертөсле әйбер, өстәвенә кием-салымнарның күбесе синтетик материалдан тегелгән, - дип шактый озак зарланды беркөнне бер күршебез.

Әллә, чыннан да, бистәбездә трикотаж өс киемнәренә кытлыкмы икән, дисәм, бар икән бит бездә дә андый сәүдә нокталары. Поселокның Ленин урамындагы "Пассаж" сәүдә үзәгенең икенче катында әле яңарак кына ачылган "Өй трикотажы" дигән сәүдә ноктасында Чебоксарда тегелгән трикотаж өс киемнәреннән нәрсә генә юк! Берсеннән-берсе мөлаем сатучы кызлар үзегезгә ошаган, күңелегезгә хуш килгән кием-салымны шул арада тәкъдим итәләр. Хатын-кыз һәм ир-атларга эчке киемнәр, майка, футболка, күлмәкләре, йокы комплектлары, халатлар - барысы да сыйфатлы һәм арзан.

-Без бары тик "Clever" сәүдә маркасының Һәм Чебоксар фабрикасында җитештерелгән товарлар белән генә сату итәбез. Инде беренче көннәрдән үк сатуыбыз бик яхшы бара. Кышкы салкын көннәрдә кию өчен аеруча уңайлы булган кольцоннарны ир-егетләр аеруча ошатып ала, - ди сатучы ханым Алсу Шәрипова. - Шулай ук товарларны заказлар буенча да алып кайтабыз. Моның өчен бары тик безнең сәүдә ноктасына килеп, каталогта булган товарны күрсәтергә һәм үлчәмне әйтергә кирәк. Шулай ук Яңа ел алдыннан безнең товарларны сатып алучыларга бүләкләр дә бирәбез.

Бәяләргә килгәндә, футболка һәм шортыдан торган комплектлар, йокы күлмәкләре, эчке киемнәр - берсе дә кыйммәт түгел. Тагын шуны да искәртеп узарга кирәк: "Өй трикотажы" сәүдә ноктасында ирләр өчен Киров носкилары бары тик 20 сум гына тора.

"Өй трикотажы" сәүдә ноктасы дүшәмбелән җомгага кадәр иртәнге сәгать тугыздан кичке сәгать алтыга, ә шимбә, якшәмбе көндезге сәгать өчкә кадәр төшке ашсыз эшли.

фото: http://zxcc.ru/c291-359356.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk