Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмараның “Полиция Кыш бабае” балаларга бүләк өләште (+фото)

Республикада "Полиция Кыш бабае" пиар-акциясе бара. Акция барышында районыбызның полиция хезмәткәрләре тарафыннан тәртипсез яшәү рәвеше алып баручы гаиләләрне, дәүләт ярдәменә мохтаҗ булган балигъ булмаган балаларны ачыклау максатында рейдлар уздырыла, шулай ук полиция хезмәткәрләре, районыбызның оешма-предприятиеләре, мәгариф учреждениеләре, шәхси эшмәкәрләр көче белән әзерләнгән Яңа ел бүләкләре дә тапшырыла. Акция кысаларында Россия...

Республикада "Полиция Кыш бабае" пиар-акциясе бара. Акция барышында районыбызның полиция хезмәткәрләре тарафыннан тәртипсез яшәү рәвеше алып баручы гаиләләрне, дәүләт ярдәменә мохтаҗ булган балигъ булмаган балаларны ачыклау максатында рейдлар уздырыла, шулай ук полиция хезмәткәрләре, районыбызның оешма-предприятиеләре, мәгариф учреждениеләре, шәхси эшмәкәрләр көче белән әзерләнгән Яңа ел бүләкләре дә тапшырыла.

Акция кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләре "Кояшкай" балалар приютында булып, анда тәрбияләнүче балаларны котлап, бүләкләп биреп кайтты. Балалар погонлы Кыш бабайны аеруча ошаттылар, чыршы тирәсендә матур җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Балаларны Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге начальнигы Зөфәр Гарәфиев котлады, үзенең иң изге, иң матур теләкләрен җиткерде.

Полиция Кыш бабае тәртипсез яшәү рәвеше алып баручы, авыр тормыш хәлендәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны да сөендереп, аларга да Яңа ел күчтәнәчләре өләште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk