Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмаралылар Ижау каласында узган борынгы удмурт җырлары фестиваленә барды

Мәдәният елы уңаеннан Ижау каласында "Чакара" борынгы удмурт җырлары" фестивале узды. Удмурт халкының мәдәни мирасын, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау, дуслык җепләрен тагын да ныгыту максатында оештырылган әлеге чарада Татарстан, Башкортостан, Марий Эл республикалары, Свердлау, Киров өлкәсе, Пермь крае һәм Удмуртиядән барлыгы 23 фольклор коллективы катнашты. Кукмарадан исә фестивальгә район мәдәният идарәсе...

Мәдәният елы уңаеннан Ижау каласында "Чакара" борынгы удмурт җырлары" фестивале узды. Удмурт халкының мәдәни мирасын, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау, дуслык җепләрен тагын да ныгыту максатында оештырылган әлеге чарада Татарстан, Башкортостан, Марий Эл республикалары, Свердлау, Киров өлкәсе, Пермь крае һәм Удмуртиядән барлыгы 23 фольклор коллективы катнашты. Кукмарадан исә фестивальгә район мәдәният идарәсе начальнигы Гөлнара Граеева, удмуртларның милли мәдәни үзәге рәисе Рима Зайцева, Урта Комар авыл җирлеге башлыгы Юрий Исынбаев, Ош.Юмья авылы китапханәчесе Зоя Хабарова һәм Ольга Петрова җитәкчелегендә Урта Комар мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Зәңгәри" фольклор ансамбле барды. "Зәңгәри" ансамбле "Акашка" йоласыннан күренеш тәкъдим итте. Райондашларыбызның чыгышы көчле алкышларга күмелде. Ансамбльгә диплом һәм истәлек бүләге тапшырылды, ә Гөлнара Гареева белән Рима Зайцевага удмурт милли мәдәниятен саклау һәм үстерүдәге хезмәтләре өчен рәхмәт белдерелде. Бу хакта Ош.Юмья авылы китапханәчесе Зоя Хабарова хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk