Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмаралылар Чистайда узган китапханәчеләр семинарында катнашты

    Районыбызның үзәк китапханәсе хезмәткәрләре - китапханәче Алсу Баһабиева һәм балалар белән эшләү бүлеге методисты Илзия Харисова Чистай шәһәрендә узган "Туган якны өйрәнү: традицион якын килү һәм яңа гамәли эш" дип исемләнгән мастер-класста катнашып кайттылар. Әлеге чараның максаты эш тәҗрибәсе белән уртаклашу, бай мәгълүмат алу иде. Әлеге чарага Әлки, Аксубай, Биектау,...

    Районыбызның үзәк китапханәсе хезмәткәрләре - китапханәче Алсу Баһабиева һәм балалар белән эшләү бүлеге методисты Илзия Харисова Чистай шәһәрендә узган "Туган якны өйрәнү: традицион якын килү һәм яңа гамәли эш" дип исемләнгән мастер-класста катнашып кайттылар. Әлеге чараның максаты эш тәҗрибәсе белән уртаклашу, бай мәгълүмат алу иде. Әлеге чарага Әлки, Аксубай, Биектау, Норлат, Балык Бистәсе китапханәчеләре дә килгән иде. Һәр район китапханәчесе үзенең эш тәҗрибәсе, эшләү алымнары белән уртаклашып, презентация күрсәтте. Чистай шәһәренең "Туган якны өйрәнү" музее хезмәткәре Юрий Федотов әлеге шәһәрнең истәлекле урыннары, һәйкәлләре белән таныштырып, аларның тарихын сөйләде. Китапханәчеләр үзләренә кирәкле бай мәгълүмат алып, җылы тәэсирләр белән кайттылар.

    Реклама

    Илзия Харисова, үзәк китапханәнең балалар белән эшләү бүлеге методисты.

    фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: