Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада янгын бер кешенең гомерен өзде

-Быелның өч аенда районда 9 янгын чыкты, янгын вакытында 1 кеше һәлак булды. Ут афәте 3 торак йорт, 16 каралты-кураны юкка чыгарды, 2 йорт, 1 автомобиль зарар күрде, - дип хәбәр итте безгә район янгын күзәтчелеге инспекциясенең дознавателе Эльбрус Әхмәтҗанов. - Янгын 1 миллион 243 мең 462 сумнан артык зыян...

-Быелның өч аенда районда 9 янгын чыкты, янгын вакытында 1 кеше һәлак булды. Ут афәте 3 торак йорт, 16 каралты-кураны юкка чыгарды, 2 йорт, 1 автомобиль зарар күрде, - дип хәбәр итте безгә район янгын күзәтчелеге инспекциясенең дознавателе Эльбрус Әхмәтҗанов.

- Янгын 1 миллион 243 мең 462 сумнан артык зыян салды. Янгын чыгуның төп сәбәпләре булып тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларын, җылылык мичләрен, транспорт чараларын эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү тора.

7 мартта тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә Мәмәшир авылындагы Беренче Май урамында янгын чыкты. Йорт хуҗасы, бу йортта үзе генә яшәүче Васил Фаттахов алкогольле эчемлекләр кулланырга ярата, өй эчендә тәмәке тарта. Янгын чыгасы кичтә дә аны исерек хәлдә күрәләр. Янгын сүндерелгәннән соң, өй Алкоголь кулланучылар күп очракта янгын чыгуның төп сәбәпчеләре булып торалар. Әлеге фаҗигаләрнең схемасы һәм нәтиҗәләре бер үк - аракы эчә, тәмәке тарта, сүнә башлаган тәмәке төпчеге идәнгә төшеп китә... Сүндерелмәгән тәмәке төпчеге берникадәр вакыттан соң сүнсә дә, ул уңайлы шартлар булганда пыскып ятып янгын чыгарырга мөмкин. Шулай итеп еш кына тәмәке тартучы, бигрәк тә исерек булса, үз гомерен, якыннарының һәм әйләнә-тирәдә яшәүчеләрнең дә гомерен өзә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk