Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада укытучылар киңәште (фото)

Бу атнада районыбызда укытучыларның традицион август киңәшмәләре бара. Яңа уку елы алдыннан үткәрелә торган киңәшмәләрдә узган елгы нәтиҗәләргә йомгак ясала, мәктәпләр арасында барган конкурсларның җиңүчеләре ачыклана, укыту-тәрбия процессына кагылышлы проблемалар, яңалыклар турында сөйләшенсә, алга бурычлар куела. Бүген Атлас Булатов исемендәге лицейда мәктәп директорлары, аларның укыту, тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, җитәкчеләр...

Бу атнада районыбызда укытучыларның традицион август киңәшмәләре бара. Яңа уку елы алдыннан үткәрелә торган киңәшмәләрдә узган елгы нәтиҗәләргә йомгак ясала, мәктәпләр арасында барган конкурсларның җиңүчеләре ачыклана, укыту-тәрбия процессына кагылышлы проблемалар, яңалыклар турында сөйләшенсә, алга бурычлар куела. Бүген Атлас Булатов исемендәге лицейда мәктәп директорлары, аларның укыту, тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, җитәкчеләр катнашында киңәшмә булды. "Белем бирүдә заманча технологияләр" дигән темага узган киңәшмәдә район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров, ТР мәгариф һәм фән министрлыгыннан Надежда Сулимова һәм башкалар чыгыш ясады. Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә ирешкән уңышлары өчен мөгаллимнәргә Россия мәгариф һәм фән министрлыгының, район башлыгы һәм район мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары тапшырылды. Манзарас урта мәктәбе укытучысы Нурия Хисамиевага "Росия Федерациясе гомумбелем бирүнең мактаулы хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.

фото: http://images.yandex.ru/yandsearch

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җыелыш укытучы

erid: 2VtzqxWHLUk