Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада караклар пенсионерларны талыйлар, сарык урлыйлар

Соңгы вакытта районыбызда талау очраклары күбәйде. Угрыларның корбаннары булып күбрәк өлкән яшьтәге кешеләр тора. Агымдагы елның 23 июнендә билгесез зат поселокның Ленин урамындагы йортларның берсенең биген ватып өй эченә уза һәм йокы бүлмәсендәге караватның матрас астыннан 86 яшьлек әбинең 28 мең сум акчасын урлый. 22 июльдә төнге сәгать уникенче яртылар...

Соңгы вакытта районыбызда талау очраклары күбәйде. Угрыларның корбаннары булып күбрәк өлкән яшьтәге кешеләр тора. Агымдагы елның 23 июнендә билгесез зат поселокның Ленин урамындагы йортларның берсенең биген ватып өй эченә уза һәм йокы бүлмәсендәге караватның матрас астыннан 86 яшьлек әбинең 28 мең сум акчасын урлый.

22 июльдә төнге сәгать уникенче яртылар тирәсендә бер хатын-кыз Люгдон авылында яшәүче 74 яшьлек өлкән кешенең өенә үтеп керә, йорт хуҗасын караватка этеп ега һәм аның 8500 сум акчасын алып чыгып китә.

12-13 сентябрьдә кичтән алып иртәнге сәгать җиделәргә кадәрге вакыт эчендә билгесез ир-атлар Иске Оча авылында яшәүче 83 яшьлек пенсионерның өенә керәләр, караватта йоклап ятучы хуҗа янына килеп, йодрык белән сугалар, идәнгә өстерәп төшерәләр, биш мең сум акчасын һәм ачкычлар бәйләмен урлыйлар. Шуннан соң угрылар, ачкычлар арасыннан тиешлесен туры китереп ачып, сарайга керәләр, андагы сандыктан 20 мең сум акчаны алалар.

Ел саен Корбан бәйрәме алдыннан хуҗалыклардан сарыклар югалу очраклары да арта. Караклар күбесенчә авыл читендә яшәүче һәм ялгыз тормыш итүчеләрнең хуҗалыкларына үтеп керәләр. Сарыклар урлау белән бәйле ике очрак теркәлде.
11 сентябрьдә билгесез затлар ишекнең агач биген ватып, Түбән Үрәс авылында яшәүче бер хуҗалыктан, ике сарык малын урлап чыгалар. Әлеге йортка китерелгән зыян 12 мең сум тәшкил итә.

21-22 сентябрьдә кичке сәгать тугыздан төнге сәгать икенче яртыларга кадәрге вакыт эчендә Нормабаш авылындагы бер хуҗалыктан да караклар сарайдан тәкә һәм сарык урлыйлар, зыян шулай ук 12 мең сум тәшкил итә.

Каракларның кем булуы әлегә ачыкланмады. Әмма полиция хезмәткәрләре аларның эзенә төшү өчен эзләү-тикшерү эшләре алып баралар. Шулай ук ялгыз яшәүче өлкәннәр белән дә кисәтү әңгәмәләре уздырыла. Аеруча кичке якта ишекләрне бикләп тотарга кирәк, үзләрен кем дип таныштыруларына да карамастан, өй эченә таныш булмаган кешеләрне кертергә ярамый.

Хөрмәтле райондашлар! Өлкәннәрне угрылар корбаны булудан бергәләп сакласак, бер-беребезгә, күршеләребезгә карата игътибарлырак булсак иде. Җинаятьчеләр хакында нинди дә булса мәгълүматка ия булучыларның 02, 2-70-80 телефон номерларына хәбәр итүләрен сорыйбыз. Анонимлык һәм акчалата бүләк гарантияләнә.

Рамил НУРГАЛИЕВ, район эчке эшләр бүлеге начальнигы

фото: http://www.dribin.by/?p=2274

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk