Кукмарада цифрлы эфир телевидениесе эшли башлаячак
Кукмарабызда җәйгә цифрлы эфир телевидениесе ретрансляторы эшли башлаячак. 15-20 чакрым радиуста ун каналны: "Беренче канал", "Россия 1", "Россия К", "Россия 2", "Россия 24", "Петербург - 5 канал", "НТВ", "Карусель" "ТВ-Центр", "ОТР" каналларын цифрлы сыйфатта карап булачак. 2015 елдан башлап, программалар саны егермегә кадәр һәм аннан да күбрәккә артачак. Экранда сурәт...
Кукмарабызда җәйгә цифрлы эфир телевидениесе ретрансляторы эшли башлаячак. 15-20 чакрым радиуста ун каналны: "Беренче канал", "Россия 1", "Россия К", "Россия 2", "Россия 24", "Петербург - 5 канал", "НТВ", "Карусель" "ТВ-Центр", "ОТР" каналларын цифрлы сыйфатта карап булачак. 2015 елдан башлап, программалар саны егермегә кадәр һәм аннан да күбрәккә артачак.
Экранда сурәт барлыкка килсен өчен цифрлы эфир сигналларын кабул итә торган DVD-Т 2 стандартлы заманча антенналы кабельны телевизорга тоташтыру зарур. Иске буын телевизор булганда, приставка алып, антеннаны шуңа тоташтыру кирәк булачак. Антенна бүлмәнеке, тышкы яки коллективныкы булырга мөмкин.
фото: http://www.gorod55.ru/board/ads/view/4312450/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев