Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада "Торак - 2014" кисәтү операциясе бара

Агымдагы елның сигез аенда Татарстанда 2268 янгын булган, аларда 129 кешенең гомере өзелгән, 178е төрле тән җәрәхәтләре алган. Янгыннар чыгуга төп сәбәп булып төзек булмаган хәлдәге электр челтәре, электр приборлары, күзәтүчесез калдырылган газ һәм электр плитәләре, көнкүреш техникасы, абзар-сарайлада саклагыч флаконсыз гына лампочкалар куелу, сүндерелмәгән тәмәке төпчеге һәм башкалар тора....

Агымдагы елның сигез аенда Татарстанда 2268 янгын булган, аларда 129 кешенең гомере өзелгән, 178е төрле тән җәрәхәтләре алган.

Янгыннар чыгуга төп сәбәп булып төзек булмаган хәлдәге электр челтәре, электр приборлары, күзәтүчесез калдырылган газ һәм электр плитәләре, көнкүреш техникасы, абзар-сарайлада саклагыч флаконсыз гына лампочкалар куелу, сүндерелмәгән тәмәке төпчеге һәм башкалар тора. Торак секторларда исә янгыннарның күбесе элементар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белмәү һәм сакламау нәтиҗәсендә килеп чыга.

"Торак - 2014" янгын-кисәтү операциясе кысаларында җирле үзидарә органнары тарафынан торак пунктларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, кешеләрне һәм милекне янгыннардан саклау һәм кисәтүгә юнәлдерелгән комплекслы чаралар уздырылды, халыкка белешмәләр таратылды. Зур Сәрдек, Күкшел, Мәмәшир авыл җирлекләрендә янгыннарны кисәтү буенча эш аеруча оешкан төстә алып барыла. Ә менә Лубян җирлегендә бу эш бераз аксый.

Белешмәләр алганнан соң аны яхшылап укырга һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгләл үтәргә кирәк!

http://tobolsk.info/2014/22339-v-tobolske-udelyaetsya-bolshe-vnimanie-profilaktike-pozharov

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk