Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада "Мөслимәләр" бәйгесе узды (+ФОТО)

Кукмара мөселман мәдрәсәсендә гыйлем алучы шәкертләр арасында бәйгеләр үткәрү соңгы елларда күркәм гадәткә әверелде. Күптән түгел Кукмара үзәк мәчетендә "Мөслимәләр" бәйгесенең узуы да шуның бер дәлиле. Бирегә килүгә күнелне дулкынлану, мөслимәләребезгә карап соклану, горурлану хисләре, бәйрәм рухы чолгап алды. Иң элек Гүзәл Баһабиева, Миләүшә Гатиналарның кул эшләреннән оештырылган күргәзмә үзенең...

Кукмара мөселман мәдрәсәсендә гыйлем алучы шәкертләр арасында бәйгеләр үткәрү соңгы елларда күркәм гадәткә әверелде. Күптән түгел Кукмара үзәк мәчетендә "Мөслимәләр" бәйгесенең узуы да шуның бер дәлиле. Бирегә килүгә күнелне дулкынлану, мөслимәләребезгә карап соклану, горурлану хисләре, бәйрәм рухы чолгап алды.

Иң элек Гүзәл Баһабиева, Миләүшә Гатиналарның кул эшләреннән оештырылган күргәзмә үзенең матурлыгы, нәфислеге белән карашны җәлеп итте. Күпме күңел җылысы, түземлелек салынган аларга!

-2015 ел Татарстан мөфтияте тарафыннан "Татар дини галимнәре елы", дип игълан ителде. Шул нисбәттән, бәйгебездә дини галимнәребезнең тормыш юлы һәм онытылып баручы бай әдәби мирасыбызны, халык авыз иҗатын барлауны, әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләрне искә төшерүне максат итеп куйдык. Бу чараны Җинүнең 70 еллыгы белән дә бәйләргә булдык, - дип белдерделәр бәйгене алып баручы Илһамия ханым Вәлиева һәм Гөлназ Хуҗиналар.

Мәдрәсә директоры Ришат хәзрәт Курамшин кунакларны сәламләп, мөслимәләргә уңышлар теләгәннән соң, бәйгедә катнашучылар, "Иман нуры", "Яулыклы күңелләр", "Ахирәтләр", "Ихлас" төркемнәренә бүленеп, үзләренең команда әгъзалары белән таныштырдылар, Коръән Кәримнән сүрәләр уку, татар мәгърифәтчеләренең тормыш юлын белү, мәкальләр, табышмаклар әйтү, дини мәгънәви сәхнә әсәрләре күрсәтү буенча көч сынаштылар. "Ахирәтләр" төркеме тарафыннан "Зәңгәр шәл" пьесасы буенча сәхнәләштерелгән өзек тамашачыларның күңелен яулады, жюри әгъзалары да югары бәяләделәр.Тәнәфес вакытында Шәмсенур, Мәскүрә, Фәүзия апалар үзләре иҗат иткән шигырьләре белән таныштырдылар, мөнәҗәтләр көйләделәр. Гүзәлия апа Салихованың әнисенә багышланган шигырен укыганда хисләнүдән күзләрем яшькә чыланды.

Тамашачылар да актив булды: табышмакларга җавап бирүдә, мәкальләр, тиз әйтемнәр әйтүдә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Гөлсәрия ханым үткәргән "Су анасы" уенында хәтта үзем дә катнаштым. Һәммәбезне дә истәлекле бүләкләр белән сөендерделәр.

Бәйгедә җиңүчеләр дүрт номинация буенча билгеләнде. "Остабикәләр"һәм "Зирәкләр" номинацияләрендә "Ихлас" һәм "Иман нуры" төркемнәренә өстенлек бирелде, "Ахирәтләр" һәм "Яулыклы күңелләр" төркемнәре "Талантлылар" һәм "Уңганнар" номинацияләрендә җиңүче булдылар. Аларга бәйгенең иганәчеләре тарафыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды. Жюри рәисе, Казан кунагы, Рәсәй мөселманнары берлеге рәисе Наилә Җиһаншина районыбызның сигез абыстаен фидакаръ хезмәтләре өчен Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр белән зурлады.

Мондый бәйгеләрнең ислам динен көчәйтүгә һәм милли гореф-гадәтләрне саклауга өлеш кертүе бәхәссез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk