Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада махсус өйрәнүләр узды (+фото)

Күппрофильле лицейда "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында террорлык һәм экстремистлыкны кисәтү, полиция, гадәттән тыш хәлләр, ашыгыч ярдәм күрсәтү, газ, электр челтәре хезмәткәрләре, районда оешкан оператив төркемнең махсус әзерлеген тикшерү максатында "Боҗра" сигналы буенча оештырылган тактик дәрес узды. -Полициянең дежур частендә: "Лицей ашханәсендә шикле тартма калдырылган", - дигән хәбәрне алу белән...

Күппрофильле лицейда "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында террорлык һәм экстремистлыкны кисәтү, полиция, гадәттән тыш хәлләр, ашыгыч ярдәм күрсәтү, газ, электр челтәре хезмәткәрләре, районда оешкан оператив төркемнең махсус әзерлеген тикшерү максатында "Боҗра" сигналы буенча оештырылган тактик дәрес узды.

-Полициянең дежур частендә: "Лицей ашханәсендә шикле тартма калдырылган", - дигән хәбәрне алу белән полициянең оператив-тикшерү төркеменә хәбәр ителде. Алар кинолог һәм махсус өйрәтелгән эт белән әлеге урынга килделәр. Мәгълүмат расланганнан соң, "Боҗра" сигналын башларга әмер бирелде. Эвакуация төркеме җитәкчесе бина эченнән укучыларны, укытучыларны, барлык хезмәткәрләрне куркынычсыз урынга чыгуны оештырды. Янгын сүндерү-коткару хезмәткәрләре, ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләр дә үзвакытында тиешле урынга килделәр. Дүрт минут эчендә 677 кеше эвакуацияләнде, - ди оператив төркем җитәкчесе Рамил Нургалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk