Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада коточкыч фаҗига: 1973 елгы хатынны үзе белән яшәгән ир пычак белән кадап үтерә

Бүген, 7 февральдә, иртәнге сәгать алты белән җиде арасында Кукмарада коточкыч җинаять эшләнә. Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Марат Нәҗиповтан алынган мәгълүматлардан билгеле булганча, иртәнге якта өйдә тавыш чыкканнан соң, әлеге ханым үзенең малае белән өйдән чыгып йөгерә. -Әмма алар йорттан ерак китә алмыйлар, урамда әлеге хатынны ир...

Бүген, 7 февральдә, иртәнге сәгать алты белән җиде арасында Кукмарада коточкыч җинаять эшләнә. Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Марат Нәҗиповтан алынган мәгълүматлардан билгеле булганча, иртәнге якта өйдә тавыш чыкканнан соң, әлеге ханым үзенең малае белән өйдән чыгып йөгерә.

-Әмма алар йорттан ерак китә алмыйлар, урамда әлеге хатынны ир куып җитә һәм аны күп тапкырлар пычак белән кадап үтерә. Малай качып өлгерә, күршеләренә хәбәр итә, - ди Марат Нәҗипов. -Судмедэксперт Тәлгать Каюмов әлеге хатынның тәнендә 40тан артык пычак ярасы булуын ачыклады. Әлеге ир полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланды, тикшерү эшләре бара.

фото: http://www.kurskcity.ru/news/citynews/90335

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk