Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада “Иминлек прогнозы” социаль кампаниясе старт алды

Быелгы кыш һава торышының гел үзгәреп торуы белән үзенчәлекле булды. Бер караганда, җиһанда зәмхәрир салкыннар хакимлек итсә, ике-өч көннән инде җылытып җибәрде. Температураның тотрыксыз булуы юлларның торышына да тәэсир итми калмады, билгеле. Статистикадан күренгәнчә, юл-транспорт һәлакәтләренең өчтән бергә якыны начар һава торышы белән бәйле. Руль артына утыручылар һава торышының үзгәрүен...

Быелгы кыш һава торышының гел үзгәреп торуы белән үзенчәлекле булды. Бер караганда, җиһанда зәмхәрир салкыннар хакимлек итсә, ике-өч көннән инде җылытып җибәрде. Температураның тотрыксыз булуы юлларның торышына да тәэсир итми калмады, билгеле. Статистикадан күренгәнчә, юл-транспорт һәлакәтләренең өчтән бергә якыны начар һава торышы белән бәйле. Руль артына утыручылар һава торышының үзгәрүен транспорт хәрәкәтенә зур йогынты ясавын яхшы белә. Шулай ук җәяүлеләрдән дә игътибарлы булу сорала.

Россия Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе һәм Россия Автоиминиятләүчеләре союзы тарафыннан "Иминлек прогнозы" дигән социаль кампаниягә старт бирелгән иде. Әлеге программа Кукмарада да эшли башлады. Аның кысаларында ЮХИДИ инспекторлары балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә булачаклар, өлкән сыйныфлар белән махсус дәресләр узачак. Шулай ук автомәктәптә дә булачак шоферлар белән очрашу көтелә. Рейдлар вакытында инспекторлар шоферларга һава торышы белән бәйле юл фаҗигаләре турында сөйлиләр, аларны игътибарлы һәм сак булырга чакыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk