Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада хоккей сезоны тәмамлана (+фото)

"Олимп" боз сараенда 1996 елда туган һәм аннан яшьрәк үсмерләр арасында хоккей уеннары булды. Укучыларның язгы каникуллары вакытында үткәрелгән әлеге турнирда 6 команда катнашты. Финалга чыгу өчен көрәш киеренке барды. Нәтиҗәдә "АвтоХАН" сәүдә үзәге Һәм "АК БАРС иминиятләү" җәмгыяте билгеләгән Кубокны Кукмара поселогы мәктәпләре укучыларыннан торган "Олимп" командасы отты. Икенчегә...

"Олимп" боз сараенда 1996 елда туган һәм аннан яшьрәк үсмерләр арасында хоккей уеннары булды. Укучыларның язгы каникуллары вакытында үткәрелгән әлеге турнирда 6 команда катнашты. Финалга чыгу өчен көрәш киеренке барды. Нәтиҗәдә "АвтоХАН" сәүдә үзәге Һәм "АК БАРС иминиятләү" җәмгыяте билгеләгән Кубокны Кукмара поселогы мәктәпләре укучыларыннан торган "Олимп" командасы отты. Икенчегә - Зур Сәрдек, өченче урынга Чишмәбаш командалары чыкты. Мәмәшир, Вахит, Сәрдекбаш авыллары командалар да җиңүгә зур омтылыш күрсәттеләр.

Уенчыларга бүләкләрне "АК БАРС" иминиятләү җәмгыяте директоры Гафур Мөхәррәмов һәм спорт ветераннары клубы җитәкчесе Артур Зәкиевлар тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk