Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада Әхмәт Фәтхуллин исемендәге урам булырмы?

Быел Кукмара районы оешуга һәм районда газета чыга башлауга 85 ел тула. Шул уңайдан Кукмара поселогында яңа барлыкка килгән урамнарның берсенә Әхмәт Минһаҗ улы Фәтхуллин исемен бирергә иде. Әхмәт Фәтхуллин - 1965 елда район Сабадан бүленгәннән соң "Хезмәт даны" газетасын чыгаруны оештырган, редакция белән 20 елдан артык җитәкчелек иткән кеше....

Быел Кукмара районы оешуга һәм районда газета чыга башлауга 85 ел тула. Шул уңайдан Кукмара поселогында яңа барлыкка килгән урамнарның берсенә Әхмәт Минһаҗ улы Фәтхуллин исемен бирергә иде. Әхмәт Фәтхуллин - 1965 елда район Сабадан бүленгәннән соң "Хезмәт даны" газетасын чыгаруны оештырган, редакция белән 20 елдан артык җитәкчелек иткән кеше. Быел газетаның шушы исем белән чыга башлавына 50 ел тула. Редакциянең хәзерге бинасын да ул төзетте.

Әхмәт Фәтхуллин хезмәте өчен "Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре" исемнәренә лаек булды.

Әхмәт Фәтхуллин Бөек Ватан сугышында Ленинградны фашистлардан азат итүдә катнашкан, сугышчан орден-медальләр белән бүләкләнгән хөрмәтле ветеран иде. Аның "Невский пятачок"та барган сугышлар турында язган истәлекләре Петербургта басылган китапта да урын алды.

Тынгысыз ветеран лаеклы ялга чыккач та җәмәгать эшләрендә актив катнашты, гомеренең соңгы көннәренә кадәр

район ветераннар советын җитәкләде. Кукмараның бер урамы аның исеме белән аталса, бу аның исемен мәңгеләштерүдә бер адым булыр иде.

Рәшит МИНЛЕГАЛИЕВ, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk