Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада өч яшь кеше танышларының фатирыннан акча урлаганнар

18-23 октябрьдә район эчке эшләр бүлегенең дежур частендә 92 гариза һәм хәбәр теркәлде, шуларның 7се җинаятьләр турында иде, дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев. 19 октябрьдә, төнге сәгать берләр тирәсендә, 30 яшьлек Казан кешесе Чарлы авылында гомер кичерүче 58 яшьлек ир-атны кыйный һәм үтерү белән яный....

18-23 октябрьдә район эчке эшләр бүлегенең дежур частендә 92 гариза һәм хәбәр теркәлде, шуларның 7се җинаятьләр турында иде, дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев.

19 октябрьдә, төнге сәгать берләр тирәсендә, 30 яшьлек Казан кешесе Чарлы авылында гомер кичерүче 58 яшьлек ир-атны кыйный һәм үтерү белән яный.

Зур Кукмара авылы кешесенең узган елның апреленнән август аена кадәр, ә Кукмара кешесенең узган елның гыйнвар аеннан декабрьгә кадәр законсыз рәвештә эшсезлек буенча пособие алган булуы ачыкланды.

Агымдагы елның 21 октябрендә, кичке сәгать бишләр тирәсендә, 50 яшьлек Лубян кешесе үзе белән бергә яшәүче хатын-кызга үтерү белән яный.

17-22 октябрьдә билгесез зат Чишмәбаш авылы кешесенең бакчасыннан су кисмәге урлый.

Полиция хезмәткәрләре тарафыннан Аш.Буҗи кешесенең ялганлау юлы белән авылдашының бензопычкысын алуы ачыкланды.

22 октябрьдә, көндезге сәгать өченче яртыларда, өч яшь кеше, Кукмарада яшәүче 41 яшьлек кешенең фатирында булып, аның акчаларын урлыйлар.

Әлеге чорда район территориясендә 12 юл фаҗигасе теркәлде, зыян күрүчеләр юк. Административ хокук бозулар өчен 121 кеше административ җаваплылыкка тартылды.

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk