Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада бер хатын-кыз ир кешегә пычак белән кадаган

Районда исерткеч эчемлекләр кулланып кылынган җинаятьләрнең саны арту борчуга сала. Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегендә агымдагы елның ике аенда үтерү, үтерү белән янау, сәламәтлеккә авыр зыян китерүнең - берәр, кыйнауның дүрт очрагы теркәлде. 29 мартта, кичке сәгать алтылар тирәсендә, полициянең дежур частендә район үзәк дәваханәсенә пычак белән...

Районда исерткеч эчемлекләр кулланып кылынган җинаятьләрнең саны арту борчуга сала. Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегендә агымдагы елның ике аенда үтерү, үтерү белән янау, сәламәтлеккә авыр зыян китерүнең - берәр, кыйнауның дүрт очрагы теркәлде.

29 мартта, кичке сәгать алтылар тирәсендә, полициянең дежур частендә район үзәк дәваханәсенә пычак белән яраланган ир кешене китерүләре хакында хәбәр алынды. Тикшерү барышында билгеле булганча, поселоктагы күпкатлы йортларның берсендә яшәүчеләр арасында тавыш чыга. Хатын-кыз ир кешенең эченә пычак белән кадый. Зыян күрүче хәзерге вакытта район үзәк дәваханәсендә. Тикшерү эшләре дәвам итә.

Рамил НУРГАЛИЕВ, полиция начальнигы

фото: http://old.dobryanka.net/?c=a&id=5883

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk