Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара укытучылары университет галимнәре белән очрашу ике якка да кирәкле дип саный

Мөгаллимнәр китап авторлары белән элемтәдә торырга тиеш.

(Кукмара, 26 гыйнвар, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Кукмараның Зур Сәрдек гимназиясе укытучылары бүген гимназия базасында узган "Хәзерге җәмгыятьтә туган телләр" төбәкара фәнни-гамәли конференциясе ике якка да уңай тәэсир итәр дигән фикердә.

"Көзен татар теле тирәсендәге вазгыять киеренкеләнгәч, бер ара күңелләребез дә төшә башлаган иде инде. Ләкин тиз генә аңга килдек тә, бирешергә ярамавын аңлап алдык. Шуңа күрә, КФУ галимнәрен кабат үзебезгә чакырырга, фикер алышырга, киңәшләшергә, тәҗрибә уртаклашырга булдык, - ди татар теле укытучысы, гимназия директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлсинә Зыятдинова "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә журналистика белән төрек теле укытыла башлый

Аның сүзләренчә, әлеге очрашу ике якка да файдалы булачак.

"Авыл укытучысына да галимнәр белән бер сулышта булу мөһим. Чөнки алар - без укыта торган китап, методик әсбап авторлары. Фән өлкәсенә караган яңалыкны да алар безгә караганда беренчерәк ишетә. Аннан соң мәктәп сулышы, гамәли эшчәнлек белән танышу аларның үзләренә дә комачау итми, - диде урынбасар.

Конференциянең пленар утырышы вакытында Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Роберт Мансуров күп телле Кукмара районы шартларында татарча белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын күтәрү турында сөйләде. Гимназия директоры Фидаил Галиуллин мәктәп тормышы белән таныштырды. Зур Сәрдек гимназиясенең "кичәге" укучысы, КФУның татар теле белеме кафедрасы профессоры, педагогика фәннәре докторы Чулпан Харисова татар телен яңа шартларда укытуга тукталып үтте. Профессор, Татарстанның атказанган укытучысы Фираз Харисов исә татар телен өйрәтүнең зааманча юнәлешләренә басым ясады.

Казан университеты белән Зур Сәрдек гимназиясе арасында килешү төзелде

Соңрак конференция эше секцияләрдә дәвам итте: 4 секциянең икесендә - укытучылар, икесендә укучылар фәнни эшләрен тәкъдим итте.

"Татар-информ" хәбәрчесе "Студентларның һәм укучыларның хезмәтләрендә телара бәйләнеш мәсьәләре" секциясен тыңлады. Биредә укучылар "Авыл халкының татар халык уеннарын белү", "Телне саклау милләтне саклауга тиң", "Социлаь челтәрләрдә замана яшьләренең теле" кебек фәнни эшләр яклады.

Секция җитәкчесе Чулпан Харисова укучыларның фәнни эшләрен әзерләүдә фәнни яктан да, иҗади яктан да якын килүләрен, тема сайлауга зур игътибар бирелүен әйтеп узды.

Искәртеп узыйк, бүген Кукмара районының Зур Сәрдек гимназиясендә төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. 100 еллык тарихы булган мәктәпкә КФУ галимнәренең беренче генә килүе түгел. Бу форматтыгы очрашу 2014 елда узган була. Бүген исә ике уку йорты арасында хезмәттәшлек килешүе төзелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев