Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара районы кешесе мошенниклар тозагына эләккән

Соңгы араларда кәрәзле телефон аша алдау юлы белән акча үзләштерүчеләр күбәеп китте. Иң элек телефонга СМС хәбәр килә. Анда исә банк картасының эшчәнлеге блокировкалану хакында, тулырак мәгълүмат өчен күрсәтелгән телефон номерына шалтыратырга кирәклеге әйтелә. Мондый СМС хәбәр алган ике райондашыбыз да банкка шалтыратып мәгълүматның дөреслеген тикшерәләр. Анда исә берсенә банк...

Соңгы араларда кәрәзле телефон аша алдау юлы белән акча үзләштерүчеләр күбәеп китте. Иң элек телефонга СМС хәбәр килә. Анда исә банк картасының эшчәнлеге блокировкалану хакында, тулырак мәгълүмат өчен күрсәтелгән телефон номерына шалтыратырга кирәклеге әйтелә. Мондый СМС хәбәр алган ике райондашыбыз да банкка шалтыратып мәгълүматның дөреслеген тикшерәләр. Анда исә берсенә банк картасының эшчәнлеге туктатылмавын әйтәләр, икенчесенең банк картасы бөтенләй булмый. Шулай ук әлеге кешеләр бу турыда полициягә дә хәбәр иттеләр. Ә менә өченче бер кеше беркемгә дә әйтмичә генә, СМС хәбәрдә күрсәтелгән номерны җыя. Ялган оператор (хатын-кыз) банкоматка барып, банк-картасыннан нинди комбинацияләр ясарга кирәклеген тәфсилләп аңлата. Райондашыбыз әлеге күрсәтмәләрнең барысын да төгәл итеп башкара һәм, мошенниклар тозагына эләгеп, 13 мең сум акчасыннан колак кага. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

Район халкының сак һәм игътибарлы булуын сорыйбыз. СМС хәбәрләрдә язылганнарны үтәгәнче иң элек мәгълүматларның дөреслеген тикшереп карарга кирәк. Һәрбер банк картасында бушлай шалтырату өчен "Кайнар линия" телефоны язылган. Анда шалтыратып та үзеңә кирәкле мәгълүматны алырга була.

Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең полиция начальнигы Рамил Нургалиев хәбәр итте.

фото: http://www.teleport2001.ru/archive/all/2012?page=143

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk