Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара полициясенә бер атна эчендә җинаятьләр турында дүрт хәбәр кергән

25-31 гыйнварда район эчке эшләр бүлегендә 79 гариза һәм хәбәр теркәлде, шуларның дүртесе җинаятьләр турында. 25 гыйнварда Княгор авылы кешесе үзенең бертуган энесен үтерә. 27 гыйнварда, сәгать 20.00-22.30да билгесез зат Манзараста төзелә торган объектның котельныеннан дизель пушкасы урлый. 2014 елның октябрендә Күкшел авылы кешесенең акчасы югалган була. Полиция хезмәткәрләре каракның...

25-31 гыйнварда район эчке эшләр бүлегендә 79 гариза һәм хәбәр теркәлде, шуларның дүртесе җинаятьләр турында.

25 гыйнварда Княгор авылы кешесе үзенең бертуган энесен үтерә. 27 гыйнварда, сәгать 20.00-22.30да билгесез зат Манзараста төзелә торган объектның котельныеннан дизель пушкасы урлый.

2014 елның октябрендә Күкшел авылы кешесенең акчасы югалган була. Полиция хезмәткәрләре каракның эзенә төшәләр, акчаларны 16 яшьлек егет урлаганлыгы ачыкланды.

30 гыйнвар төнендә билгесез зат поселокның Гафиатуллин урамы, 1Р йорт янында калдырылган ВАЗ-2106 автомобиленнән авто-магнитола, колонкалар һәм видео-регистратор урлый.

Бер атна эчендә районда 16 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, 86 кеше төрле административ хокук бозулар өчен полициягә китерелде.

Рамил НУРГАЛИЕВ, район эчке эшләр бүлеге начальнигы

чыганак: http://kukmor-ovd.ru/news/new?id=55

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk