Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара музеен күппрофильле лицей укучылары бик ошаткан

Җир йөзенә килгән һәр кеше үзенең туган телен һәм халкының, туган җиренең тарихын белергә, өйрәнергә тырыша. Туган ягыбызның тарихы белән танышу өчен укытучыларыбыз Алсу Үзбәкова һәм Нәфисә Гайнетдинова белән Кукмара "Туган якны өйрәнү" музеена юл тоттык. Музей хезмәткәрләре безне ачык йөз белән каршы алдылар һәм музей буенча экскурсия үткәрделәр. Кызыклы...

Җир йөзенә килгән һәр кеше үзенең туган телен һәм халкының, туган җиренең тарихын белергә, өйрәнергә тырыша. Туган ягыбызның тарихы белән танышу өчен укытучыларыбыз Алсу Үзбәкова һәм Нәфисә Гайнетдинова белән Кукмара "Туган якны өйрәнү" музеена юл тоттык. Музей хезмәткәрләре безне ачык йөз белән каршы алдылар һәм музей буенча экскурсия үткәрделәр. Кызыклы мәгълүматларны игътибар белән тыңладык. Музейда татар өе күренешен, эш коралларын, йорт кирәк-яракларын бик кызыксынып карадык. Данлыклы якташларыбыз турында белдек, аларның ирешкән казанышлары белән горурландык. Оста куллы якташыбызның туңдырма таякчыкларыннан ясаган авыл күренеше янында бик озакка тукталып, сокланып карап тордык.

Музейдан без тарихыбыз тамырлары турындагы белемнәребезнең тагын да артуына бик шатланып, канәгатьлек хисе белән чыктык. Безне әкият геройлары Убырлы карчык һәм Шүрәле озатып калды. Музейга сәяхәт безгә бик ошады, анда алган тәэсирләр безнең күңелләрдә әле озак сакланыр.

Ислам ХӘМИДУЛЛИН, күппрофильле лицейның 5нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk