Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара мәдрәсәсе яңа уку елына укучылар кабул итә

Укырга барлык теләүчеләр кабул ителә: балалар 11-12 яшьтән, олылар өчен яшь чикләнмәгән. Һәркем үзенә уңайлы уку вакытын сайлый ала (иртә, көндез, кич). Программада: ислам дине нигезләре, намаз уку тәртибе, әхлак, шәригать, гарәп язуы, изге Коръән һәм башка фәннәр. Башлангыч бүлектә дәресләр атнага 1-2 көн үткәрелә, уку вакыты - 3 ел...

Укырга барлык теләүчеләр кабул ителә: балалар 11-12 яшьтән, олылар өчен яшь чикләнмәгән. Һәркем үзенә уңайлы уку вакытын сайлый ала (иртә, көндез, кич). Программада: ислам дине нигезләре, намаз уку тәртибе, әхлак, шәригать, гарәп язуы, изге Коръән һәм башка фәннәр.

Башлангыч бүлектә дәресләр атнага 1-2 көн үткәрелә, уку вакыты - 3 ел (башлангыч дини белем алуны раслаучы Шаһәдәтнамә бирелә). Кичке бүлектә дәресләр атнага 3 көн, уку вакыты 4 ел (махсус лицензия нигезендә имам-хатыйб, ислам дине нигезләре мөгаллиме белгечлеге буенча урта-махсус дини белем алуны раслаучы диплом бирелә).

Мәдрәсәгә язылу көн саен сәгать 8дән 16га кадәр. Кирәкле документлар: паспорт (олылар өчен) яки туу турында таныклык (балалар өчен) күчермәсе; 3х4 зурлыгында ике фоторәсем (ирләр түбәтәйдән, хатын-кызлар яулыктан); ахыргы уку урыныннан бирелгән документ күчермәсе; анкета белән гариза мәдрәсәдә үрнәк буенча тутырыла.

Укырга керергә теләүчеләр өчен беренче оештыру җыелышы 21 сентябрь якшәмбе көнне була. Ул Үзәк мәчет бинасында иртәнге сәгать 9 да башлана. Анда уку тәртибе белән танышырга, вәгазь тыңларга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk