Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара кызы Гүзәл Әхмәтшинаның апасы: Аллага шөкер, бар да яхшы

Кукмарада туып үскән Гүзәл Әхмәтшина турында "ВТ"ның алдагы саннарында "Йөрәгемне бирер идем" дигән язма дөнья күргән иде. Без ул чакта кызның әнисе һәм апасы белән элемтәгә кердек. Яңа гына гаилә корган, балалар үстерергә хыялланган Гүзәлнең кинәт кенә авырып китүе барлык якыннары өчен зур хәсрәт була. Ул үзе дә табиблар әйткән...

Кукмарада туып үскән Гүзәл Әхмәтшина турында "ВТ"ның алдагы саннарында "Йөрәгемне бирер идем" дигән язма дөнья күргән иде. Без ул чакта кызның әнисе һәм апасы белән элемтәгә кердек. Яңа гына гаилә корган, балалар үстерергә хыялланган Гүзәлнең кинәт кенә авырып китүе барлык якыннары өчен зур хәсрәт була. Ул үзе дә табиблар әйткән диаг­нозга башта ышанмый, дип яза Ватаным Татарстан.

Тик тора-бара хәле начарая башлагач, ул нинди авыру эләктереп алганын аңлый. Ул чакларда Гүзәлнең хәле көннән-көн авырлаша. Менә шул чакта туганнары ярдәм сорап чаң сукты.

- Балаларымны берүзем аякка бастырдым. Кызыма ярдәм итәр идем. Тик берни эшләп булмый икән шул. Кирәк икән, йөрәгемне бирер идем. Кызым гына авырмасын. Әгәр кибеттән сатып ала торган әйбер булса, бар булган мөлкәтемне бирер идем дә кызыма саулык алыр идем, - дип өзгәләнгән иде әнисе Гөлнур ханым.

Гүзәлгә беренче тапкыр ясалган операция уңышлы чыкмаган. Эч авыртулары да кимемәгән. Җитмәсә, шул чакта әниләре дә авырып китте. Әле ярый, вакытында дәвалангач, чирне уздырып җибәрә алды. Ә менә Гүзәлгә икенче тапкыр ясаласы операция өчен шактый зур суммада акча кирәк иде. Ул акчаны бөтен ил белән җыйдылар. Гүзәл иң авыр вакытларында да: "Мин терелә­чәкмен, бу авыруны җиңәчәкмен!" - дип әйтә иде. Авыр химия курсларына да түзде. Операция бил­геләнгән көнгә тиешле сумманы да җыя алдылар. Ул чакта аның якыннары хәйрия концерты да оештырды. Кукмарада яшәүче авылдашлары, якыннары да бу чаралардан читтә калмады. Алар да үзләреннән өлеш кертте.

Без дә ул чакларда Гүзәл белән элемтәдә тордык. Гүзәл апасы Әлмирә белән Мәскәүгә китә алды. Операцияне узган ел декабрь аенда ясадылар. Әле күптән түгел Гүзәл яңадан кан анализлары тапшырып, табиб­ларга күренеп кайтты. "Аллага шөкер, бар да яхшы. Кан анализлары әйбәт чыкты. Сеңлем авыртуларга зарланмый. Җөй урыны да төзәлде. Хәтта сызланулары беткәнгә кайчак үзе дә ышанмый әле. Ул чирне җиңәм дип һәрчак үзен тынычландырды. Башкача мөмкин дә түгел иде. Авыр вакытыбызда ярдәм кулы сузган һәр кеше­гә чын йөрәктән зур рәхмәтебезне белдерәбез. Май аенда яңадан тикшеренү узасы бар. Бар да әйбәт булсын дип догалар кылабыз, сеңлемнең бу авыруны бөтенләй онытуын телибез", - ди Әлмирә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk