Хәбәрләр

Кукмара кешесе кафедан кәрәзле телефон урлаган

29 март-4 апрельдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең дежур частендә 88 гариза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның икесе җинаятьләр турында, дип яза http://kukmor-ovd.ru сайты. -23 мартта Лубян кешесе үзенең авылдашының хуҗалыгына үтеп керә һәм аннан борынгы самовар урлап чыга. Әлеге факт полиция хезмәткәрләре тарафыннан ачыклана. -2 апрельдә, көндезге...

29 март-4 апрельдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең дежур частендә 88 гариза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның икесе җинаятьләр турында, дип яза http://kukmor-ovd.ru сайты.

-23 мартта Лубян кешесе үзенең авылдашының хуҗалыгына үтеп керә һәм аннан борынгы самовар урлап чыга. Әлеге факт полиция хезмәткәрләре тарафыннан ачыклана.

-2 апрельдә, көндезге сәгать уннар тирәсендә, 45 яшьлек Кукмара кешесе "Чулпан" кафесыннан кәрәзле телефон урлый.

Әлеге чорда районда 8 юл-транспорт һәлакәте теркәлә, төрле хокук бозулар өчен 150 кеше административ җаваплылыкка тартыла.

фото: https://yandex.ru


Нет комментариев