Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара егетләре Илшат һәм Ришат Шәйдуллиннар – “Мәхәббәтем нуры” җыры клибында

Кукмарабызның иң сөйкемле игезәк егетләре Илшат һәм Ришат Шәйдуллиннарны белмәүчеләр сирәктер. Ә менә спортчы егетләребезнең үзләрен сәнгать өлкәсендә дә сынап караулары, мөгаен, күпләргә яңалык булыр. Гөлфия Шакирова сүзләре, Оскар Усманов көенә язылган "Мәхәббәтем нуры" дигән җырга төшерелгән клипның төп геройлары нәкъ менә безнең якташларыбыз - Илшат һәм Ришат Шәйдуллиннар. Җырны...

Кукмарабызның иң сөйкемле игезәк егетләре Илшат һәм Ришат Шәйдуллиннарны белмәүчеләр сирәктер. Ә менә спортчы егетләребезнең үзләрен сәнгать өлкәсендә дә сынап караулары, мөгаен, күпләргә яңалык булыр. Гөлфия Шакирова сүзләре, Оскар Усманов көенә язылган "Мәхәббәтем нуры" дигән җырга төшерелгән клипның төп геройлары нәкъ менә безнең якташларыбыз - Илшат һәм Ришат Шәйдуллиннар. Җырны Мамадыш районының Шәдче авылында туып үскән, танылып килүче игезәк кызлар Рамилә һәм Разилә Батыровалар башкара.

-Клипта төшү бик ошады, - диләр егетләр. Коллектив бик яхшы иде. Беренче көнне Казанның Бауман урамындагы кафеларның берсендә, ә икенче көнне "Траттория" клубында төштек. Җырчы кызлар белән клипка төшәр алдыннан гына таныштык. Әлеге җыр клибы "Хит-парад"та да катнашачак: клипта өч игезәк пар - без, җырчы һәм биюче кызлар. 3-4 көннән телевизор экраннарына да чыгачакбыз.

Сүз уңаеннан: Илшат һәм Ришат Шәйдуллиннарның спорттагы уңышлары хакында язма әзерләнәчәк. Әңгәмә вакытында егетләр клипта төшүләре хакында да тәфсилләп сөйләргә ышандырдылар.

"Мәхәббәтем нуры" клибын әлеге сылтама аша кереп карый аласыз:

http://vk.com/video231799086_168172554

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk