Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә фәнни-гамәли семинар узды (+фото)

Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә "Гомуми, өстәмә һәм һөнәри белем бирү системасында сәнгать" дип исемләнгән II фәнни-гамәли семинар үтте. Бу чара филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институты доценты, Чаллы шәһәренең баш архитекторы Алмас Идрисовның иҗат эшләре күргәзмәсе белән башланып китте. Әлеге институттан килгән педагоглар һәм сәнгать мәктәбе укытучылары балалар өчен музыка, рәсем...

Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә "Гомуми, өстәмә һәм һөнәри белем бирү системасында сәнгать" дип исемләнгән II фәнни-гамәли семинар үтте. Бу чара филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институты доценты, Чаллы шәһәренең баш архитекторы Алмас Идрисовның иҗат эшләре күргәзмәсе белән башланып китте. Әлеге институттан килгән педагоглар һәм сәнгать мәктәбе укытучылары балалар өчен музыка, рәсем сәнгате һәм бию буенча мастер класслар үткәрделәр. Институт директоры урынбасары Расых Сәләхов бу уку йортына кабул итү тәртипләре һәм белем бирү шартлары белән таныштырды, чыгарылыш укучыларының бүгенге хезмәт базарында конкурентка сәләтлелеге, мәшгульлеге кебек көнүзәк мәсьәләләргә кагылды. Семинар сәнгать мәктәбе укучылары концерты белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk