Коточкыч һәлакәттә өч кеше зыян күргән (фото)
Хәбәрләр

Коточкыч һәлакәттә өч кеше зыян күргән (фото)

Чаллы-Сарман трассасында «ВАЗ-2114» белән «ГАЗель» бәрелешкән.

Бу турыда коткаручыларның матбугат хезмәте хәбәр итә. 112 номерына шалтырату килгәч, һәлакәт урынына Теләнче Тамак авылы янгын сүндерүчеләре, табиблар һәм полиция хезмәткәрләре килгән.

32 яшьлек, 53 яшьлек һәм 38 яшьлек ир-атлар зыян күргән.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


    Нет комментариев