Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мунчада ис тигәндә миләш ашарга кирәк

Җиләк-җимеш агачлары мул уңыш бирде быел. Миләш агачлары да кып-кызыл тәлгәшләр эленгән ботакларын күтәрә алмыйча утыралар. Миләшнең күп булуын бик суык кыш килүенә юрыйлар иде элек. Экология үзгәрү сәбәпле, халык сынамышлары хәзер дөреслеккә туры килеп бетми. Кышның нинди булуын вакыт күрсәтер. Ә инде миләшне, әче булса да ярата безнең халык....

Җиләк-җимеш агачлары мул уңыш бирде быел. Миләш агачлары да кып-кызыл тәлгәшләр эленгән ботакларын күтәрә алмыйча утыралар. Миләшнең күп булуын бик суык кыш килүенә юрыйлар иде элек. Экология үзгәрү сәбәпле, халык сынамышлары хәзер дөреслеккә туры килеп бетми. Кышның нинди булуын вакыт күрсәтер. Ә инде миләшне, әче булса да ярата безнең халык.

Әче булса да гашыйк мин

Миләш белән баланга,

дип юкка гына җырламыйлар. Файдасы күп бит аның. Электән үк какларын койганнар, кайнатмалар әзерләгәннәр, шул көе дә кыш буе әйбәт саклана ул. Мунчада ис тисә, миләш ашарга кушканнар. Йөкле хатыннарга күңелләре болганганда миләш капкаларга киңәш итәләр. Сабыйларны күз тиюдән саклау өчен киемнәренә шушы агач ботагының кечкенә кисемтәсен тегеп кую йоласы әле дә онытылмаган. Ә кышкы салкында өшегән миләшнең тәмлелеге! Кабактан әфлисун кушып кайнатма ясаганда, бер уч чамасы миләш өстәп карагыз: тәме тагын да үзенчәлеклерәк була, диләр кукмаралылар.

фото: http://elhow.ru/zdorove/preparaty/narodnye-sredstva/rjabina-poleznye-svojstva

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk