Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Күбәләк корты – куркыныч корткыч

Июнь аенда эссе көннәр башлануга корткычлар җанланалар. Шундый зарарлы корткычларның берсе - алмагач көясе. Бу күбәләкнең алгы канатлары ак, каратөрткеләр белән чуарланган, арткы канатлары көлсу-соры. Алмагачка зур куркынычны әлеге күбәләк кортлары (гусеница) тудыра. Алар бик тиз үрчиләр, алмагачның яфракларын ашап бетереп, коры ботаклар гына калдыралар. Мондый һөҗүмнән соң алмагачка тернәкләнү...

Июнь аенда эссе көннәр башлануга корткычлар җанланалар. Шундый зарарлы корткычларның берсе - алмагач көясе. Бу күбәләкнең алгы канатлары ак, каратөрткеләр белән чуарланган, арткы канатлары көлсу-соры. Алмагачка зур куркынычны әлеге күбәләк кортлары (гусеница) тудыра. Алар бик тиз үрчиләр, алмагачның яфракларын ашап бетереп, коры ботаклар гына калдыралар. Мондый һөҗүмнән соң алмагачка тернәкләнү өчен өч ел кирәк, бу чорда ул уңыш бирми.

Бу корткыч белән көрәшү өчен минераль майлар нигезендәге инсектицидлар кулланалар. Иң ышанычлы ысул- кортларны кул белән җыю. Вакытында җыймасаң, алар 15-20 көннән күбәләкләргә әверелеп, йомырка салалар. Димәк, корткычлар тагын да күбәя, дигән сүз.

Мөдәрис Фәттахов, Россельхознадзор идарәсенең дәүләт инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев