Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда Белем көнендә ике яңа мәктәп укучыларын кабул итте

Республикада 48 меңгә якын беренче сыйныф укучысы тәүге мәртәбә мәктәп бусагасын атлап керде.

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстанда дүрт яңа мәктәп үз ишекләрен ачты. Шуларның икесе - Казанда, Чаллы шәһәре һәм Биектау районында - берәр мәктәп. Казанда ачылган яңа белем йортларының берсе - 181 нче күппрофильле гомумбелем бирү мәктәбе - Совет районында урнашкан.

Ул 1224 укучыга исәпләнсә дә, әлегә 700 бала гына җыйганнар. Биредә алты беренче сыйныф бар. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Казан мэры Илсур Метшин малайлар һәм кызларны яңа уку елы белән котлады.

«Бүген без яңа уку елына старт бирәбез. Безнең укучыларның Бердәм дәүләт имтиханы буенча баллары һәрвакыт югары, без олимпиадалар буенча Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала өченче урынны билибез. Укучыларыбызның халыкара мәйданда да уңышлары бар. Инфраструктурага зур игътибар бирелә. 1000гә якын балалар бакчасы һәм мәктәп төзекләндерелде, яңа мәктәпләр сафка басты», - диде Премьер-министр үз чыгышында. Ул мәктәп вәкиленә 100 мең сумлык сертификат тапшырды.

Мәктәптә ике спорт залы, ике бассейн, тренажер комплексы, кухня блогы һәм ашханә бар, сыйныфлар заманча җиһазландырылган.

Бүген республикада 402 мең укучы парта артына утырды. Шуның 48 меңе - беренче сыйныф укучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев