Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Инвалидларга протез алу өчен Татарстанга 789 миллион сум акча бирелә

    Инвалидларга протез һәм протез-ортопедия җиһазлары алу өчен Татарстанга 2015 елда федераль бюджеттан 789,7 миллион сум акча бирелә. Шул хактагы документ бүген РФ Хөкүмәте порталында дөнья күрде. Хакимияттәгеләр фикеренчә, бүлеп бирелгән акча инвалидлар һәм аерым категория кешеләр, шул исәптән техник җиһазлы тернәкләнүче ветераннарның тәэмин ителү дәрәҗәсен арттырырга булышачак. Шул ук вакытта...

    Инвалидларга протез һәм протез-ортопедия җиһазлары алу өчен Татарстанга 2015 елда федераль бюджеттан 789,7 миллион сум акча бирелә.

    Шул хактагы документ бүген РФ Хөкүмәте порталында дөнья күрде. Хакимияттәгеләр фикеренчә, бүлеп бирелгән акча инвалидлар һәм аерым категория кешеләр, шул исәптән техник җиһазлы тернәкләнүче ветераннарның тәэмин ителү дәрәҗәсен арттырырга булышачак. Шул ук вакытта теш протезлары дәүләт акчасына сатып алынмаячак.

    Реклама

    Тулаем алганда, Россиянең 13 төбәгенә 9,4 млрд. сум акча бүлеп бирелә. Мисал өчен, Самара өлкәсенә - 701 миллион, Саратовка - 430 миллион, ә Удмуртиягә - 390 миллион сум каралган.

    http://intertat.ru

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: