Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Габдулла Тукай премиясенә кандидатлар менә кемнәр

2015 елда Татарстанда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе кандидатлары исемлеге мәгълүм булды. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премияләре буенча комиссия, тапшырылган әсәрләрне һәм хезмәтләрне карап тикшергәннән соң, түбәндәге кандидатларны 2015 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт бүләгенә дәгъва кылуга тәкъдим итте: 1. Булатова Клара Гариф...

2015 елда Татарстанда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе кандидатлары исемлеге мәгълүм булды.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премияләре буенча комиссия, тапшырылган әсәрләрне һәм хезмәтләрне карап тикшергәннән соң, түбәндәге кандидатларны 2015 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт бүләгенә дәгъва кылуга тәкъдим итте:

1. Булатова Клара Гариф кызы: «Келәү: Шигырьләр, повесть, хикәя» (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013 ел), «Сәяхәтнамәләр: шигырьләр» (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013 ел ), «К солнцу лицом» (Казань: Рухият, 2013 ел.) китаплары.

2. Кәримов Камил Әдһәм улы: «Уен: роман, хикәяләр һәм юморескалар» (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2010 ел), «Игезәкләр йолдызлыгы: роман-фарс» (журнал «Казан утлары», 2010 ел: №9, Б.5-62, №10, Б.6-50), «Ком сәгате: роман, повестьлар» (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2000 ел) «Сакау күке: роман, повесть» (Казан: Татарстан китап нәшрияты , 2005 ел) китаплары.

3. Колмогорцева Ирина Константиновна: «Казан һәм Габдулла Тукай» график эшләнмәләр сериясе.

4. Корбанов Рафис Харис улы: «Рафис Корбан шигырьләре» (Казань: Татарстан китап нәшрияты, 2013 ел) китабы.

5. Леронов Лемон Лерон улы: «Бәхеткә биш минут кала: пьесалар» (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2012 ел), «Сөяксез тел: пародияләр, эпиграммалар» (Казан, Татарстан китап нәшрияты 2008 ел), «Җил көймәсе: шигырьләр» (Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2008 ел).

6. Матуров Илдар Заһир улы: «Моя линия фронта» (2010 ел), «Туфан - Туфан инде ул» (2013 ел) фильмнары.

7. Салихов Харис Салих улы: «Религия и наука (основы мировых религиозных и светских культур)» («Дин вә фән. Дөньякүләм дини һәм мәдәни этика нигезләре») (Казан: «Идел-Пресс», 2012 ел), «А.Пушкин, Г.Тукай иҗатында Коръән вә бүгенге рухи тәрбиянең бер мәсьәләсе» (Казан, «Идел-Пресс», 2008 ел).

8. Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрының иҗат коллективы: Мөхәммәтҗанов Рәүфәл Сабир улы, Ковтун Георгий Анатольевич, Андреева Кристина Андреевна, Тимаев Михаил Иванович - «Алтын Урда» спектаклен куйган коллектив.

Мәгълүм булганча, Дәүләт премиясенә лаек булган лауреатларның исемнәре 26 апрельдә - бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә билгеле булачак.

чыганак: http://www.gabdullatukay.ru/index.php?option=com_content&task=view&id=4812&Itemid=182

фото: https://yandex.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X