Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Фото: "Туган яктан илһам алып" фестивален Зур Сәрдек җирлеге башлап җибәрде

"Туган яктан илһам алып" үзешчән сәнгать фестивален Зур Сәрдек җирлеге башлап җибәрде. Авыл җирлеге һәм "Игенче плюс" хуҗалыгы җитәкчелегендә, җирлекнең алты авылында яшәгән барлык игенчеләренә багышланган "Кырларда туган җырым" дип аталган бәйрәм кичәсе зур күтәренкелек белән узды.

Китапханәче Наилә Шакирова төзегән игенчелек тарихы турындагы презентация өлкәннәребезне яшьлегенә сәяхәт иттерде. Сәхнә түренә күтәрелгән игенчелек эшенең осталары - механизаторлар, чәчүчеләр, хезмәт ветераннары җитәкчеләрнең затлы бүләкләренә лаек булдылар. Үзешчән артистларның "Кызыл олау" фольклор композициясе һәм һәр чыгышы игенчеләребезгә бүләк буларак яңгырады. Зал тутырып килгән тамашачы рәхәтләнеп ял итте, дип хәбәр итте Рәмзия Хөсәенова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев