Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дару үләннәре җыябыз

Июнь - дару үләннәре җыярга иң кулай айларның берсе. Әмма мең төрле дәвага ия булган әлеге үләннәрне торак йортлар яныннан, парк һәм скверлардан, олы юл читләреннән җыярга ярамавын да истән чыгармаска кирәк. Автомобильләр юлы тирәсендә үскән үләннәрдә исә свинц, күкерт һәм цинк күп була. Дару үләннәрен иртәнге чык кипкәннән соң,...

Июнь - дару үләннәре җыярга иң кулай айларның берсе. Әмма мең төрле дәвага ия булган әлеге үләннәрне торак йортлар яныннан, парк һәм скверлардан, олы юл читләреннән җыярга ярамавын да истән чыгармаска кирәк. Автомобильләр юлы тирәсендә үскән үләннәрдә исә свинц, күкерт һәм цинк күп була.

Дару үләннәрен иртәнге чык кипкәннән соң, коры һавада, көн уртасында җыю яхшы. Аннары ярымкүләгә, җиләс урында киптерергә кирәк. Дөрес итеп киптерелмәгән очракта үләннәрдәге файдалы матдәләр бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Тулысынча кибеп беткән үләннәрне пыяла банкаларда яисә тыгыз тукымадан тегелгән капчыкларда салып куясың.

Кычыткан, зәңгәр күкчәчәк, хуш исле ромашка, көтүче сумкасы, канлы үлән, әрекмән, юкә чәчәге, үги ана яфрагы, каен җиләге, аның яфраклары, календуланы нәкъ менә май аенда җыеп китерергә кирәк.

фото: shkolazhizni.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дару үләннәре июнь ае

erid: 2VtzqxWHLUk