Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Өч кешене үтергән егетне гомерлек төрмә көтә

22 июльдә Яр Чаллы шәһәренең 44нче комплексындагы 5 катлы йортның бер фатирына төнге сәгать өчтә ачык тәрәзә аша кереп, 21 яшьлек Түбән Кама егете Шәүкәт Миндияров өч кешене үтергән. Аның уе урлашу булган. Йоклап ятучы ике ирне күреп, кухнядан пычак алган.Бу вакытта хуҗабикәнең 50 яшьлек энесе уянган. Миндияров аның муенына...

22 июльдә Яр Чаллы шәһәренең 44нче комплексындагы 5 катлы йортның бер фатирына төнге сәгать өчтә ачык тәрәзә аша кереп, 21 яшьлек Түбән Кама егете Шәүкәт Миндияров өч кешене үтергән. Аның уе урлашу булган. Йоклап ятучы ике ирне күреп, кухнядан пычак алган.Бу вакытта хуҗабикәнең 50 яшьлек энесе уянган. Миндияров аның муенына пычак белән кадап, башын мендәр белән каплаган. Тавышка уянып чыккан 66 яшьлек хатын һәм аның 40 яшьлек улын да үтергән, аннары әле үлеп җитмәгән иргә ташланган. Шуннан соң ул кухняда газ камфоркасын ачып, шәм кабызган. Әгәр газ шартлаган булса, әлеге йортта яшәүчеләрне ни көткәнен әйтеп тә торасы юк. Ярый әле, иртән газ исен сизеп, үтерелгән хуҗабикәнең икенче улын чакыртканнар. Җинаятьче банк картасын, акчалар, 5 мең сумлык уен приставкасын һәм планшетны алып качкан, әмма эзенә бик тиз төшкәннәр. Аны гомерлек төрмә көтә.

Чыганак: mamadysh-rt.ru һәм zpravda.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk