Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Быел Кукмара районы оешуга 85 ел була

Бу дөньяда беркемнең дә Исән калмый гәүдәсе. Калса, кала карточкада Гәүдәсенең шәүләсе. Әйе, бу җиһанда берни дә мәңгелек түгел. Вакыт беркемне дә аямый. Әмма кешеләр, аларның кылган гамәлләре, кызыклы, мәзәк яки җитди хәлләр халык хәтерендә яши бирә. Еллар саргайткан фотосурәтләрдә исә үткәннәрдәге тормышны, мөһим вакыйгаларны чагылдырган аеруча кадерле истәлекләр саклана....

Бу дөньяда беркемнең дә

Исән калмый гәүдәсе.

Калса, кала карточкада

Гәүдәсенең шәүләсе.

Әйе, бу җиһанда берни дә мәңгелек түгел. Вакыт беркемне дә аямый. Әмма кешеләр, аларның кылган гамәлләре, кызыклы, мәзәк яки җитди хәлләр халык хәтерендә яши бирә. Еллар саргайткан фотосурәтләрдә исә үткәннәрдәге тормышны, мөһим вакыйгаларны чагылдырган аеруча кадерле истәлекләр саклана. Боларның барысы - районыбыз, республикабыз, ил тарихы. Быел Кукмара районы оешканга 85 ел була. Көзләренә кергән кеше гомере белән чагыштырырга була моны. Юбилее алдыннан һәркем үткән тормыш юлына борылып караган кебек, туып-үскән газиз төбәгебезнең дә тарихын барлау теләге - табигый хәл. Хөрмәтле райондашларыбыз, әйдәгез, бу игелекле эшкә кушылыйк: гаилә архивында саклана торган тарихи әһәмияткә ия фотосурәтләрне, хатларны безнең редакциягә алып килә аласыз. Шулай ук сездән кызыклы язмалар да көтеп калабыз. Аларның иң уңышлылары газетабыз битләрендә урын алачак.

фото: http://obuv-top-top.ru/corporate_news/yubiley

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk