Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Битне чистартыр вакыт җитте

Галимнәр шундый фикергә килгәннәр: әгәр кеше яшәгән җирендәге ризыкны ашаса, суын эчсә һәм табигате белән "дус" булса, күпкә сәламәтлерәк һәм энергиялерәк булыр иде. Шул уңайдан без дә тропик якларда үсүче банан, киви, лимоннан ясала торган маскаларны, диңгезнең кара һәм зәңгәр ләмнәрен читкә куеп, Кукмарада үсә торган үлән, җиләк-җимешләрдән табигый "дарулар"...

Галимнәр шундый фикергә килгәннәр: әгәр кеше яшәгән җирендәге ризыкны ашаса, суын эчсә һәм табигате белән "дус" булса, күпкә сәламәтлерәк һәм энергиялерәк булыр иде. Шул уңайдан без дә тропик якларда үсүче банан, киви, лимоннан ясала торган маскаларны, диңгезнең кара һәм зәңгәр ләмнәрен читкә куеп, Кукмарада үсә торган үлән, җиләк-җимешләрдән табигый "дарулар" тәкъдим итәргә булдык. Шулай итеп, кыш буе арып-талган бит тиресен чистарту өчен берничә төрле 5 ысул кулланып була.

1. Әгәр бит тирегез коры булса, гөлҗимеш, юкә чәчәге, ромашка, бөтнек яфракларын бергә кайнар су белән пешереп, йокларга ятыр алдыннан ике атна дәвамында бит тиресен чистартыгыз. Әлбәттә, бу катнашма биткә сылаганда җылымса булырга тиеш.

2. Шушы ук ысулны майлы бит тиресе өчен дә кулланып була. Анысын үги ана яфрагы, шалфей, календула, меңьяфрак ише үләннәрдән ясарга була.

3. Чи бәрәңгене әрчеп, ботка рәвешенә килгәнче төергә. Йомырка сарысы салып, тугларга һәм бер чеметем тоз сибәргә. Бу катнашманы йөзгә сылагач 15 минут тоталар һәм салкын су белән юып төшерәләр.

4. Өч аш кашыгы эремчеккә бер бал калагы бал салып туглагач, биткә сылыйлар. 20 минут тотканнан соң, салкын сөт белән юып төшерәләр.

5. Чишмәдән су алып кайтып, бер литрга бер аш кашыгы исәбеннән тоз салырга. Иртә һәм кич биткә лосьон урынына кулланырга. Суны суыткычка куеп сакларга.

фото: http://images.yandex.ru/yandsearch

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дару үләннәре бит

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X