Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда “Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз” фотобәйгесе бара

Татарстан белән горурлануыңны башкаларга да белдерергә мөмкинлек чыкты: республикада "Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз" фотобәйгесе башланды. Акция уздыру идеясе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның социаль челтәрләрнең берсендә #нашареспублика хэштегы белән хезмәт ветераннарының фотосурәтләрен урнаштыруы этәргән. Районның "Яшь гвардия" оешмасы һәм "Бердәм Россия"партиясенең җирле бүлекчәсе дә райондашларыбызны әлеге конкурста актив катнашырга өнди....

Татарстан белән горурлануыңны башкаларга да белдерергә мөмкинлек чыкты: республикада "Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз" фотобәйгесе башланды.

Акция уздыру идеясе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның социаль челтәрләрнең берсендә #нашареспублика хэштегы белән хезмәт ветераннарының фотосурәтләрен урнаштыруы этәргән. Районның "Яшь гвардия" оешмасы һәм "Бердәм Россия"партиясенең җирле бүлекчәсе дә райондашларыбызны әлеге конкурста актив катнашырга өнди. Конкурсның максаты - гади һөнәр ияләрен, хезмәт кешеләрен, өлкәннәргә булган кадер-хөрмәтне күрсәтү, гаилә кыйммәтләрен үстерү,үз ватаныңны һәм балаларны ярату.

Конкурста катнашу шартлары гади - туган йорт, хезмәт, гаилә яки республика темасына фотосурәт төшерергә кирәк. Тема шулай ук ирекле дә була ала. Иң мөһиме - фотоны социаль челтәрдә урнаштырырга һәм #нашареспублика хэштегын куярга онытмаска кирәк. Әлеге хэштег белән иң күп фото җибәргән кеше дә җиңүче була ала. Соңыннан фотосурәтләрне һәм фотопостларның сылтамасын 10 августка кадәр fototatarstan@mail.ru электрон адресына юлларга кирәк.

Бәйгегә нәтиҗәләр 6-10 сентябрьдә ясалачак. Оештыручылар сүзләренчә, җиңүчеләрне күңелле бүләкләр көтә.

фото: http://lena-talaeva.livejournal.com/497754.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk