Березнякта үгез үзенең хуҗасын сөзгән
Районыбызның Березняк авылында коточкыч фаҗига була. 500 килограммлы үгез утарның ишеген җимереп чыга һәм үзенең 80 яшьлек хуҗасына ташлана. Бу хәлләр очраклы рәвештә генә шул тирәдә булган күрше малаеның күз алдында була. Яшүсмер, каты итеп кычкырып, ярдәм чакыра. Шул арада килеп җиткән ир-атлар үгезне көч-хәл белән куып җибәрәләр. Зыян күрүче...
Районыбызның Березняк авылында коточкыч фаҗига була. 500 килограммлы үгез утарның ишеген җимереп чыга һәм үзенең 80 яшьлек хуҗасына ташлана. Бу хәлләр очраклы рәвештә генә шул тирәдә булган күрше малаеның күз алдында була. Яшүсмер, каты итеп кычкырып, ярдәм чакыра. Шул арада килеп җиткән ир-атлар үгезне көч-хәл белән куып җибәрәләр. Зыян күрүче абзыйның дәваханәдә гомере өзелә.
Әлеге гаиләнең авыр кайгысын уртаклашабыз. Мондый бәхетсезлек очракларын беркемгә дә күрергә язмасын иде.
Чыганак: http://www.tatpressa.ru/news/17632.html
фото: http://forum.yola.ru/viewtopic.php?f=82&t=104991&view=next
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев