Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Беренчел нәтиҗәләр ясалды

Татарстан Республикасы Президентын һәм Татарстан республикасы муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлау көне ахырына якынлаша. Сайлаулар барышын без, "Хезмәт даны" газетасы журналистлары да көн дәвамында күзәттек, урыннардан репортажлар әзерләп аны сайтыбызда яктыртып бардык. Сәгать кичке 4. Кукмараның 1666 нчы сайлау участогы урнашкан район Мәдәният йортына килеп кергәндә сайлау залында беркем...

Татарстан Республикасы Президентын һәм Татарстан республикасы муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлау көне ахырына якынлаша. Сайлаулар барышын без, "Хезмәт даны" газетасы журналистлары да көн дәвамында күзәттек, урыннардан репортажлар әзерләп аны сайтыбызда яктыртып бардык.

Сәгать кичке 4. Кукмараның 1666 нчы сайлау участогы урнашкан район Мәдәният йортына килеп кергәндә сайлау залында беркем дә юк иде. "Иртәнге якта сайлаучылар бик күп килде, өлкәннәр Мәдәният йорты каршында район үзешчәннәре һәм мәдәният бүлегендә эшләүчеләр көче белән оештырылган концертны зур канәгатьләнү хисе белән карадылар. Үзләре дә рәхәтләнеп биеп күңел ачтылар, - ди участокның сайлау комиссиясе рәисе Гөлнара Бадыгеева. - Хәзер, кичке якта авыллардан маршрут автобуслары кайта башласа, сайлаучыларның тагын бер дулкыны булыр, дип көтәбез."

1666нчы участокка барлыгы 1618 сайлаучы теркәлгән. Сайлау комисссиясе рәисе биргән мәгълүматларга караганда әлеге сәгатькә сйлаучыларның 68 проценты килеп, үз тавышларын биргән иде.

Гөлнара ханым сүзен әйтеп бетерергә дә өлгермәде сайлау участогына паспортын кулындагы сумкасыннан ала-ала урта яшьләрдәге ир-ат килеп керде. Марсель Гибадуллин Казанда яши икән. Яшәве башкалада булса да, теркәлү урыны туган ягы Кукмарада булгач, сайлау өчен махсус бирегә кайткан. Аның артыннан Кукмараның Планетарная урамында яшәүче пенсионерлар Асия апа белән Хәлим абый Галиевларның ашыга-ашыга килгәннәре күренде.

-Өй ашыннан, бәйрәм итеп, бәлеш ашап кайтабыз, -диделәр алар беравыздан.- Соңга калабыз бит инде дип, ахыргы чынаяк чәйне дә эчмичә чыгып "йөгердек".

Кукмара үзәк дәваханәсенең гинекология бүлегендә эшләүче Люция ханым Гарипованың урманнан гөлҗимеш, гөмбә җыеп кайтышы иде. "Бер чиләк гөлҗимеш, ярты чиләк гөмбә җыйдык. Гөлҗимешне киптереп, кыш буе чәен әчәбез. Сайлау кебек зур вакыйгадан читтә каласы килмичә, бүгенге көн хакында гына түгел, ә киләчәгебез турында да уйлап үз тавышымны бирергә килдем",- диде ул.

Гөлнара Бәдыгыева әйтүенчә, 100 дән артык кеше өйдә тавыш бирү өчен гариза язган булган. Һава торышы әйбәт булганлыктан, аларның унысы сайлау участогына үзе килгән. Ә участоктан ике бригада төшкә кадәр һәм төштән соң өлкән яшьтәгеләрнең өйләренә барып тавыш бирүне үткәргән.

Быел 18 яше тулган һәм үз гомерләрендә беренче тапкыр сайлауда катнашкан Нуршат Низамов һәм Илнар Яминовлар белән дә сөйләшеп алдык. Аларга истәлеккә бүләк итеп Татарстан Республикасы Конституциясе тапшырылды.

-Үзебезнең бурычыбызны үтәргә килдек. Сайлауларда катнашу мөһим, чөнки республиканың киләчәге без -яшьләргә бәйле,- диделәр алар.

Мәдәният йортыннан кузгалганда админстратив практика буенча өлкән инспектор Светлана Модинадан сайлау участогында тәртип бозулар теркәлдеме, дип кызыксындым. "Быел сайлау участогында тәртип бозулар булмады"-, диде полиция капитаны.

Район территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматлар буенча кичке сәгать алтыга райондагы сайлаучыларның 89,22 проценты тавыш биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk