Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бердәм тавыш бирү көне: беренче нәтиҗәләр билгеле

«Бердәм Россия» партиясе 22 майда үткәрә торган Бердәм тавыш бирү көнендә Татарстандагы 560 исәпләү участогында 5 мең кеше эшли. Билгеле булганча, безнең республикада алдан тавыш бирүдә 58 кандидатлыкка кандидат катнаша. Көн дәвамында исәпләү участокларында 27 кандидатның күзәтүчеләре дә эшли. Алдан тавыш бирүгә нәтиҗә чыгару өчен сайлаучыларның 15 проценты тавыш бирүе...

«Бердәм Россия» партиясе 22 майда үткәрә торган Бердәм тавыш бирү көнендә Татарстандагы 560 исәпләү участогында 5 мең кеше эшли.

Билгеле булганча, безнең республикада алдан тавыш бирүдә 58 кандидатлыкка кандидат катнаша. Көн дәвамында исәпләү участокларында 27 кандидатның күзәтүчеләре дә эшли. Алдан тавыш бирүгә нәтиҗә чыгару өчен сайлаучыларның 15 проценты тавыш бирүе җитә. Шул сәбәпле, федераль оештыру комитетыннан Татарстанга 444 мең данә генә бюллетень кайтарылган иде.

Алдан тавыш бирү буенча Татарстан төбәк исәпләү комиссиясе рәисе Елена Григорьева хәбәр иткәнчә, 22 майда иртәнге сәгать 10га җыелган мәгълүматларга караганда, республикада инде 123 964 сайлаучы тавыш биргән. Бу - 4,23 процент дигән сүз.

Сайлаучыларны иң күп кабул итүче - Казан: башкалада 3,95 процент, ягъни 35 677 кеше тавыш бирергә өлгергән. Шулай ук башка шәһәр һәм районнар да активлык күрсәтә. Әйтик, Чаллыда 2,93 процент - 11 717 сайлаучы исәпләү участогына килгән. Муниципаль районнардан алдынгылар рәтендә Чирмешән - 9,6 процент, Яңа Чишмә - 9,50 процент, Кайбыч - 8,82 процент, Биектау - 8,97 процент, Әлки - 8,65 процент һ.б.

Иртәнге сәгать 8дә ачылган исәпләү участоклары кичке 8дә ябылачак. Тавыш бирүнең барышы белән көн дәвамында Татарстан төбәк исәпләү комиссиясе таныштырып торачак. «Бюллетеньнәр җитмәсә, кешеләргә исәпләү участогына килгән өчен рәхмәт әйтеп, махсус анкеталар тутырырга тәкъдим ителәчәк. Ул анкеталар тавышларны санаганда исәпкә алынмаса да, алдан тавыш бирүнең колачлыгын күзалларга ярдәм итәчәк», - ди Елена Григорьева.

Бу темага шулай ук укыгыз: Рөстәм Миңнеханов: Халык иң лаеклыларны сайлар дип өметләнәбез


Лилия ГАДЕЛШИНА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев