Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балыкчыны көрәк белән кыйнап үтергәннәр дә, машинасында яндырганнар

38 яшьлек Сергей Елесин 10 октябрьдә югалган иде. Социаль челтәрләрдә аны эзләү турында мәгълүмат тиз таралды. Лаеш районында булган юл һәлакәтен күрүчеләрне эзләделәр. Бүген Тикшерү комитеты һәм Эчке эшләр министрлыгы балыкчыны үтерүдә шикләнелүче абыйлы-энеле ике ир-атны кулга алу турында хәбәр итте. Тикшерүчеләр фикеренчә, 10 октябрьдә Chevrolet Niva машинасында чыгып киткән...

38 яшьлек Сергей Елесин 10 октябрьдә югалган иде. Социаль челтәрләрдә аны эзләү турында мәгълүмат тиз таралды. Лаеш районында булган юл һәлакәтен күрүчеләрне эзләделәр.

Бүген Тикшерү комитеты һәм Эчке эшләр министрлыгы балыкчыны үтерүдә шикләнелүче абыйлы-энеле ике ир-атны кулга алу турында хәбәр итте. Тикшерүчеләр фикеренчә, 10 октябрьдә Chevrolet Niva машинасында чыгып киткән Сергей Елесин Комлы Ковал авылы тирәсендә «ВАЗ-2115» машинасы белән бәрелешкән. Машинада 22 һәм 27 яшьлек агай-эне Сукырлы авылы кешеләре булган. Һәлакәттән соң, ир-атлар үзара сугышкан. Тикшерү барышында егетләр балыкчыны көрәк белән кыйнаулары һәм соңыннан машинаны ягулары турында хәбәр иткәннәр.

Чыганак: матбугат. ру сайты

фото http://tulav.ru/images/stories/Baza_Fish/Kutulukskoe-podvore/samara-kutuluk-11.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk