Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Балалар утырган микроавтобус һәлакәткә юлыккан (+ФОТО)

    Яшь спортчыларның Казахстанга барышы булган. Юл-транспорт һәлакәте Чиләбе өлкәсендә булган. Татарстаннан юл алган Iveco микроавтобусы һәлакәткә очрый. Гадәттән тыш хәл Чиләбе - Троицк автомобиль юлында, тимер юл кичүе янында килеп чыккан. Бүрәнәләр төягән "КамАЗ" маневр ясаган вакытта, аның тагылма арбасы ава, бүрәнәләре коела һәм микроавтобуска эләгә. Ул вакытта автобуста 10-15...

    Яшь спортчыларның Казахстанга барышы булган.

    Юл-транспорт һәлакәте Чиләбе өлкәсендә булган. Татарстаннан юл алган Iveco микроавтобусы һәлакәткә очрый. Гадәттән тыш хәл Чиләбе - Троицк автомобиль юлында, тимер юл кичүе янында килеп чыккан. Бүрәнәләр төягән "КамАЗ" маневр ясаган вакытта, аның тагылма арбасы ава, бүрәнәләре коела һәм микроавтобуска эләгә.

    Ул вакытта автобуста 10-15 яшьлек 18 бала булган. Бәхеткә, сәламәтлегенә зыян килүчеләр юк. Балаларның Казахстанга бадминтон буенча җыеннарга барышы булган.

    Реклама

    Беренчел фаразлар буенча, һәлакәт йөк машинасының куркынычсыз тизлекне сакламау аркасында килеп чыккан.

    чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/47366-tatarstan-balalaryi-utyirgan-mikroavtobus-%D2%BB%D3%99lak%D3%99tk%D3%99-yulyikkan-%20foto.html

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: