Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Аш.Буҗида узган КВН кошларга багышланган иде

Аш.Буҗи авылы китапханәсендә "Кошлар- безнең канатлы дусларыбыз" дип исемләнгән КВН кичәсе үткәрелде. Әлеге чараны китапханәче Алсу Ярмиева оештырды. Биредә укучыларны кошларның төрләре белән таныштыру, кошлар турындагы белемнәрен гомумиләштерү hәм тулыландыру, кошларга сакчыл караш тәрбияләү турында төрле чыгышлар яңгырады. Бу кичә Бөтендөнья кошларны саклау көненә багышланган иде. Укучылар ике командага бүленеп,...

Аш.Буҗи авылы китапханәсендә "Кошлар- безнең канатлы дусларыбыз" дип исемләнгән КВН кичәсе үткәрелде. Әлеге чараны китапханәче Алсу Ярмиева оештырды. Биредә укучыларны кошларның төрләре белән таныштыру, кошлар турындагы белемнәрен гомумиләштерү hәм тулыландыру, кошларга сакчыл караш тәрбияләү турында төрле чыгышлар яңгырады.

Бу кичә Бөтендөнья кошларны саклау көненә багышланган иде. Укучылар ике командага бүленеп, сорауларга җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр, табышмакларга җавап бирделәр. "Мәкальләрне дәвам итеп бетерергә", "Рәсемнән кошларны тану" дигән уенда да көч сынаштылар. Кичә "Кошлар безнең дусларыбыз" дигән призентация, "Канатлы дусларыбыз" дигән китап күргәзмәсе белән тәмамланды.

фото: http://t-mobile-mda-pro.smartphone.ua/wallpapers_16.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk