Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Америкада Ниагара шарлавыгы каткан, ә Кукмарада карлы яңгыр ява

Төньяк Америкадагы аномаль салкыннар нәтиҗәсендә Ниагара шарлавыгы каткан. Мондый хәл соңгы тапкыр XX гасыр башында булган иде, дип билгеләп үтәләр белгечләр. Катып калган Ниагара фотолары социаль челтәрләрдә хитка әйләнгән. Әйе, кайдадыр салкынлыктан тилмерәләр, бездә исә инде гыйнвар ае булуга карамастан, көннәр җылы тора, юлларда кар сулары, күлләвекләр барлыкка килде. Синоптиклардан...

Төньяк Америкадагы аномаль салкыннар нәтиҗәсендә Ниагара шарлавыгы каткан. Мондый хәл соңгы тапкыр XX гасыр башында булган иде, дип билгеләп үтәләр белгечләр. Катып калган Ниагара фотолары социаль челтәрләрдә хитка әйләнгән.

Әйе, кайдадыр салкынлыктан тилмерәләр, бездә исә инде гыйнвар ае булуга карамастан, көннәр җылы тора, юлларда кар сулары, күлләвекләр барлыкка килде. Синоптиклардан алынган мәгълүматларга караганда, шимбә, якшәмбе Кукмарада җылы һава торышы сакланачак. 11 гыйнварда -2 градус салкын булса, 12 гыйнварда температура +1 градусны тәшкил итәчәк.

Иртә-кич юлларда бозлавык, сак һәм игътибарлы булыгыз.

Фото: http://kazanfirst.ru/online/11996

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk